Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәптәге гадәттән тыш хәлне хәбәр итүче кушымта булдырылды

Мәктәптәге гадәттән тыш хәлне хәбәр итүче кушымта булдырылды

Татарстан ИТ-белгечләре «Глонасс» АҖ белән берлектә һәм Росгвардия ярдәме белән мәгариф учреждениеләрендәге гадәттән тыш хәлләр турында оператив хәбәр итү өчен «Пересвет-Глонасс» ның яңа кушымтасын эшләделәр.

Бу хакта ТР цифрлар министрлыгы хәбәр итә, дип яза magarif-uku.ru.

Система гади алгоритм буенча эшли: куркыныч янаган очракта мәктәп хезмәткәре (сакчы яки укытучы) кушымтадагы  төймәгә баса. Шуннан соң учреждениенең барлык хезмәткәрләрендә автомат рәвештә кисәтү сигналы кабына (хәтта телефоннардагы тавыш сүндерелгән булса да). Бер үк вакытта ярдәм турында сигнал Росгвардиягә яки 112 хезмәтенә килә.

Система Интернет булмаганда да эшли. Яңа система Мәскәү, Кырым һәм Россиянең башка төбәкләре мәктәпләрендә кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев