Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мирсәет Сөнгатуллин Әлки районында концерт куйды

Якташыбызның районда үткән юбилей кичәсендә Мәскәүдәге Зур концертлар залы солисты чыгыш ясады

Татар Борнаенда туып үскән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артситы Мирсәет Сөнгатуллинга 25 июльдә 70 яшь тулды.
5 августта якташыбыз район мәдәният йортында юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үткәрде. Белүебезчә, район башлыгы Александр Никошин Мирсәет Миншәһит улын юбилее белән котлаганда районга концерт белән кайтырга тәкъдим ясаган. “Сәгать ярымлык концерт белән кайта алсагыз, сезнең иҗатыгызны яраткан тамашачылар алдында юбилеегыз белән котлар идек”, – дигән район җитәкчесе. Ә Мирсәет Сөнгатуллин якташларына ике сәгать ярым вакытка көчкш сыешкан бик тә эчтәлеклек,эчкерсез, җыр-моң белән сугырылган әйбәт концерт бүләк итте.

мирсаит
Концерт башланганчы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Мирсәет Сөнгатуллинны юбилее белән кайнар тәбрикләде.


–    Хөрмәтле якташыбыз. Мирсәет абый, сез моңлы тавышыгыз, иҗатыгыз белән Әлки районын бөтен илгә таныттыгыз. Әлки якташлык җәмгыять эшчәнлегендә бик актив катнашасыз, зур эшләр алып барасыз. Сезнең инде күп санлы мактаулы, дәрәҗәле исемнәрегез  бар. Киләчәк иҗат юлыгызда яңаларын алырга язсын. Әлки халкы иҗадый якташы белән ихластан горурлана. Сезгә иҗат сишмәләрегезне саектырмыйча халык мәхәббәтен тоеп, озак еллар хезмәт итәргә язсын, – диде һәм район башлыгы Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. 

мирсаит


Котлауларга район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина да кушылды:
–    Районда үткән зур чараларда сез актив катнашучы артистларыбызның берсе. Сезгә шундый кече туган Ватан җанлы булуыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, – дип Мирсәет абыйга зур чәчәк бәйләме тапшырды. 

мирсаит
Ә без, тамашачылар, юбилярга көчле итеп кул чаптык. Якташ артистыбызга Әлки халкы алкышларны кызганмады: һәр чыгыш озакка сузылган кул чабулар белән сугарылып барды. Тамаша залында бит күбрәк урта, өлкән буын кешеләре утыра иде. Ә үзебезнең яшьлектәге моңлы, мәгънәле җырлар бик тә сагындырган, күңелгә якын икән. Ә Мирсәет абый репертуарында алар гаҗәеп күп. Ул бит 200 дән артык халык җырларын барлап чыгарган кеше. Якташыбыз шуларны тамашачы күңеленә иң якыннарын гына бүләк итте. Шамил Маннапов сүзләренә язылган “Әлкием чишмәләре” халык җыры, “Күк авылы көе”, Татар Борнае авылына багышланган җырларны халык аеруча җылы кабул итте.  

мирсаит
Концертның режиссеры, сценаристы, алып баручысы Алмаз Хәмзин. Ул бик күңелле итеп чыгыш ясады. Әлеге кичәдә Мирсәет абыйның улы Алмаз да катнашты. 


Алмаз биш ел инде Мәскәүдәге Зур концертлар залы солисты. Ул без телевизорда гына ишеткән рус җырларын, танылган арияләр башкарды. Алмазның көчле тавышы, моңы бар тамашачыны әсир итте. Һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.


Алмаз бик матур итеп татар җырларын да башкарды. Казанда туып үскән, Мәскәүдә югары белем алган Алмаз саф татарча, әдәби телдә бик матур итеп сөйли.  Җырчы Алмаз Сөнгатуллин иҗатын күзәтеп барыйк, ул бик өметле татар егете. 

Алмаз Сунгатуллин
Мирсәет Сөнгатуллинның Казанда юбилей кичәсе 8 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филаримония залында узачак. Анда Зилә Сөнгатуллина, Әлки районыннан чыккан артистлар: Әсхәт Хисмәт, Фәнис Кәлимуллин, Мәксүд Юлдашев, Ләйсән Мәхмүтова, Резеда Төхвәтуллина, Нияз Җәләлов катнашачак. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев