Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки төбәге турында башка районда яшәүчеләр нинди фикердә?

Әлки төбәге турында башка районда яшәүчеләр нинди фикердә? Без берничә кешенең бу турында сөйләгәннәрен сезнең игътибарга бирергә булдык.


Илфар Хәлимов, Мөслим районы:

–    Мин Болгарда булганым бар. Әлки районына беренче тапкыр яңарак кына килдем. Мине күбрәк авыл хуҗалыгы тормышы кызыксындырды. Биредә бәяләп бетергесез хезмәтләр башкарылуын күрдем. Авыллар төзек, таза тормышлы. Зур-зур терлекчелек комплекслары әйбәт кенә эшли. Бигрәк тә “Хузангай” җәмгыятендә күргәннәр мине гаҗәпләндерде. Без инде һәр районда диярлек үзенең кече ватанын кайгыртып, анда  төрле эшләр башкаручылар турында беләбез. Ә менә Иван Иванович Казанковның үзенең туган авылы Сиктермәдә нинди олы эшләр башкаруын күреп гаҗәпкә калдым. Монда тормыш кайнап тора: җитештерү үсә, өйләр салына. Хәзер бит Әлки районына Татарстаннан гына түгел, Ульяновск, Самара, хәтта Башкортостаннан килеп эшкә урнашып яши башлаганнар икән. Мин әлкилеләрнең ныклы һәм ышанычлы адымнар белән алга баруларын дәвам итәрләр дип ышанам.

Газинур Мусин, Алексеевск районы:

–    Берничә ел элек Белоруссиягә барган идем. Анда 15-20 мең гектар сөрү җире булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләре үстергәнне, үзләре үк эшкәртеп, кибетләрендә саталар. Бернинди арадашчы юк. Нәкъ шундый үрнәкне мин Әлки районында да күрдем. Хузангайлылар кырларында үстергән бөртеклеләрдән он тарттыра, ярмаларны эшкәртә, сөттән – сыр, май, куертылган сөт җитештерә. Һәм үзләренең күпсанлы продукцияне халыкка кибетләре аша сата да. Монда инде сөткә, икмәккә бәя төште дип борчылырга  урын да калмый. Бәяләрне үзләре көйли. Шуңа да Әлки җирендә әледән-әле зур комплекслар, җитештерү объектлары ачылып тора. Без авыл хуҗалыгында акча юк дибез. Бар икән бит. Бары аны табып, дөрес юнәлешкә җибәрергә генә кирәк.  Әнә авыл туризмы буенча Әлки районында күпме кызыклы эшләр башкарылган. Мин әлкилеләрне Яңа ел белән котлап, аларга тыныч көннәр, сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телим. 

Рафак Хәлиуллин, Кукмара районы:

–    Мин авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп еллар дәвамында хезмәт куям. Әлки районы турында республика күләмендә елдан-ел күбрәк уңай үзгәрешләр ишетеп торабыз. Районда бигрәк тә авыл хуҗалыгы зур үсештә. Сездә җан башына иң күп продукция җитештерелеп килә. Сөрү җирләре мәйданына карата маллар саны да – республикада иң күпләрнең берсе. Шуңа да соңгы елларда Әлки районында республика күләмендә оештырыла торган төрле семинарлар үткәрелә. Монда күпләр өчен үрнәк алырлык матур эшләр, зур үзгәрешләр күзәтелә. Алдагы елларда да районның казанышлары, зур уңышлары булсын.  Монда бик уңган халык яши. Ә авыл җирендә хезмәт куйсаң, мул тормышта яшәргә була. Мин әлкилеләргә җитеш, имин тормыш телим. Яңа ел һәркайсыбызга тынычлык алып килсен, сау-сәламәт булыйк!

Азат Низамиев сораштырды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев