Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Муса Җәлил Чуаш Әлки районы Кичүендә үз кеше булып өлгерә

Быел Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына –120 ел. Шул уңайдан шактый гына чаралар әзерләнә Чуаш Кичүе урта мәктәбендә.

Хатирәләр буыннардан-буыннарга күчә

“Шомырт агачлары шау чәчәккә күмелгән чак иде.
Көннәрнең берендә безгә ике егет керде. Аларның миңа квартирага туктарга теләүләрен белгәч, мин:


– Балаларым күп, җайсыз булмасмы? – дидем. Кершән кебек ак якалы күлмәк кигән, җитез хәрәкәтле, мөлаем гына йөзлесе:

– Авылыгыз бик ошады. Елга буендагы үзәнлектә генә урын җәеп ятар идем дә бит, килешмәс. Ә балаларга килгәндә, бик яратам мин аларны, ничек тә сыярбыз әле, – дигәч, ризалык белдердем. Ул бездә 3 ай чамасы торды. Аның исеме Муса иде”.


Әлеге сүзләрнең авторы Камалия апа Нуретдинова бу дөньядан инде күптән киткән булса да, аның истәлекләренә, шулар белән бергә патриот шагыйребез Муса Җәлил турындагы матур хатирәләргә бүген дә тузан кунмый: ничек бар шулай саклана Чуаш Кичүе урта мәктәбе музеенда. Алай гына да түгел, елның-елында яңартылып та тора алар.


Шул тарихи язмаларда 1934 елның җәендә республикабызның “Коммунист” газетасы редакциясе тарафыннан масса-политик эшне җанландыру, матбугатны аякка бастыру өчен, ул вакыттагы “Чирмешән” совхозына җибәрелгән журналист Муса Җәлилов төрле яклап бәяләнгән. Аның бик җор телле булуы, төрле мәзәкләр сөйләп көлдерүе, шигырьләр укуы, яратып, “Ак каен” җырын көйләве, совхоз эшчәнлегенең бөтен уңай һәм кимчелекле якларын да күрсәтеп, бик күп мәкаләләр язуы – барысы да урын алган.


“28 яшьлек Муса Җәлил Чуаш Кичүендә үз кеше булып өлгерә. Ул совхозның политбүлегенә, Әлки район партия оешмасына урып-җыюда, дәүләткә ашлык тапшыруда матбугатның үтемле сүзе белән ярдәм итә”, – дип яза “Әлки хәбәрләре” газетасының 2006 нчы елгы 15 нче февраль санында урын алган “Муса Җәлил – Әлки якларында” исемле мәкаләсендә берничә ел авыл җирлеге башлыгы вазифасын да башкарган гомерлек укытучы Нәфисә Закирова.

Исеме дә яңгырый җыр булып...  

Быел Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына –120 ел. Шул уңайдан шактый гына чаралар әзерләнә Чуаш Кичүе урта мәктәбендә.

–  Шигырьләрен ятлыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз, күп кенә әсәрләрен сәхнәләштерәбез, төрле бәйгеләр үткәрергә җыенабыз. Ә 14 нче февраль – шимбә көн – туган көне алдыннан “Үлемсез аның исеме, мәңгелек аның даны”дип аталган сәхнә әсәребезне күрсәтергә карар иттек. Шагыйребезнең бала чакларын, бездә булган вакытларын уйнап, “үзебезнең” Мусаны мәктәп укучылары һәм авыл халкы өчен “терелтергә” хыялланабыз. Геройларыбыз арасында аны үз күзләре белән күргән Камалия апа Нуретдинова да, авыл бригадиры Искәндәр дә, күрше кызы Мәрьям да “бар”, – дип санап китте мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Исхакова. Бу мизгелләрдә аның күзләрендә  Җәлилне әнә шулай үзләренеке санаудан горурланган тойгы чаткылары уйнады.

Шул рәвешле ел да шагыйрь  белән бергә авылдашлар – большевиклар заманын, колхозлаштыру еллары, Бөек ватан сугышы чорын үткән каһарманнар да, алар үткән юл да кабат яңара, “терелә”. Ә сәхнә әсәренең авторы – бу эшләрнең җитәкчесе Рамилә Минзакир кызы үзе икән.

– Апрель аенда Казан шәһәрендә “Россия – минем тарихым” VIII төбәкара фәнни-практик конференция узачак. Без дә “Россиянең танылган шәхесләре” секциясендә “Муса Җәлил – безнең авылда” дип исемләнгән эзләнү-тикшеренү эшебез белән катнашырга уйлыйбыз. Анда шагыйрьнең Чуаш Кичүендә булган вакытларына кагылышлы тарихи материалларны үзебезнең уй-фикерләребез, иҗади хезмәтләребез белән дә баетып күрсәтергә телибез, – дип сүзгә кушылды мәктәпнең тарих укытучысы, музей җитәкчесе Миләүшә Низамова.

Әйе, бу көннәрдә татар милләтенең бөек улы, аның үлмәс исеме һәм шигърияте – миллионнар телендә.

“Мәскәү шәһәрендә Муса Җәлилнең 120 еллыгына истәлекле чаралар узачак.  Шагыйрьнең тормышы һәм язмышы Мәскәү белән тыгыз бәйләнгән: монда ул яшәгән, укыган һәм эшләгән, дип яза Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. 13 февраль көнне 12.00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Чарада шагыйрьнең кызы Җәлилова Чулпан Муса кызы да  катнаша”, – дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Без – әлкилеләр исә “Моабит дәфтәрләре”авторы, әсирлектә дә, туган җиргә булган мәхәббәтенә дан җырлап, 115 шигырь язган,  38 яшендә елмаеп үләргә көч тапкан герой шагыйребез белән чиксез горурлануыбызны әнә шул бер җөмләгә дә сыйдыра алабыз: ул  – бездә дә яшәгән!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев