Наркотиклар тормышка зур куркыныч тудыра
Без барыбыз да төрле, һәркем үз тормыш сукмагыннан атлый, кызыксынулар, борчулар, максатлар үзгә. Әмма безне бер теләк – бәхетле булу хыялы берләштерә.
Ләкин аңа җиңел генә ирешү алымын әйтүче акыл иясе, мөгаен, табылмастыр. Хәер, читләр киңәшенә дә бик азлар гына колак сала бит, күпләр үз ялгышларыннан сабак алу мөмкинлеген сайлый. Шулай да кайбер хаталарны ясамау хәерлерәк, чөнки алар чыгу мөмкин булмаган упкынга төшерә...
Күпчелек яшүсмернең бер генә тапкыр булса да теге яисә бу әфьюнны татып каравы да күптән билгеле. Югыйсә наркотикларның аерым бер кеше һәм, гомумән, тулы бер милләт өчен нинди куркыныч тудыруы хакында телевизор экраныннан күрсәтеп, газета-журналларда даими язып торалар. Шуңа карамастан, наркоманлык күренеше кимеми.
Әлеге куркыныч хәлнең таралуына юк куймауда, алдан кисәтүдә, яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар юлына бастыруда мәдәният учреждениеләре зур роль уйный. Чөнки алар егет-кызларыбызның ялын файдалырак һәм кызыклырак итеп үткәрүләре өстендә эшли. Шул максаттан авыл мәдәният йортларында мәгълүмати әңгәмәләр, тематик сәгатьләр, түгәрәк өстәлләр оештырыла. Ел башыннан барлыгы 53 шундый чара үткәрелгән. Бу хакта безгә 20 мартта узган наркотикларга каршы комиссия утырышында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина сөйләде.
Сәламәт булу – һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет ул. Без һәрберебез көчле, нык, озын-озак һәм соңгы көннәребезгә кадәр хәрәкәтчән булып, беләктә көч, йөрәктә дәрт ташып торырлык итеп яшәү турында хыялланабыз. Дуслар! Үзегезне яратыгыз, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз, начар гадәтләргә кызыкмагыз һәм сезнең тормышыгыз матуррак узар, үзегез бәхетлерәк булырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев