Райнур Сабиров - Әлки районынынң яшь терапевты
Хезмәт юлын башлаганда, коллективта аны үз итүче – аңлаучы, ярдәм кулы сузучылар булуы да бик мөһим
Халык аны бик тиз үз итте
Яшь белгечләрне кеше әле күпмедер вакыт белмәскә, ишетмәскә, күрмәскә дә мөмкин. Ә менә бу егетне эшли башлаган көненнән үз итте район халкы. Аның турындагы сүзләр, бер ай дигәндә, телдән-телгә күчте.
– Ай, малай, менә ичмасам терапевт! Сүзе белән дә дәвалый, валлахи. Нәрсә әйтергә теләгәнеңне, кайсы җирең авыртканны да күз карашыңнан аңлый. Яңа укып бетергән кешегә каян килгән шуның кадәр осталык?! 40 еллык тәҗрибәсе бар диярсең, – дип тел шартлатты күпләр.
– Китмәсә генә ярар иде, озак эшләрме икән? –дип шөбһәләнде кайберәүләр.
Әйе, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, август аенда гына эшли башлаган яшь терапевт – Райнур Сабировны инде бүген күпләр белә. Район үзәк хастаханәсенә килүчеләр, өеннән чыкканда ук, бисмилласы белән бергә: “Үзе булса гына ярар иде”,–дигән теләкләрен укый.
Менә без дә үзен күреп сөйләшергә килдек.
– Табиб булу турында кечкенәдән хыялландыгызмы?–дим, ыспай гына бу егеткә, беренче караштан ук сокланып.
– Юк, ныклы карарга 11 нче сыйныфта укыганда гына килдем. Шул вакытта гына үземнең кем буласым анык каршыма басты. Олыларча фикер йөртү, киләчәкне аермачык күзаллау иде бу. Һәм менә мин максатыма ирештем–август аеннан хезмәт юлым башланды, –дип сөйләп китте яшь белгеч.
Райнур Радикович сүзләренә караганда, аның районга кайтачагы да алдан ук билгеле булган, чөнки ул максатчан юллама буенча белем алган. Бүгенгә туган ягында эшләвеннән канәгать егет. Яшь белгечләргә тиешле өстәмә түләүләрнең бирелүе, эш хакыннан риза булуы турында да әйтеп үтте ул.
Хезмәт юлын башлаганда, коллективта аны үз итүче – аңлаучы, ярдәм кулы сузучылар булуы да бик мөһим. Бу яктан да зарланмый терапевт. Киресенчә, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын, җылы карашын тоеп эшли ул.
– Бигрәк тә янымдагы шәфкать туташыннан уңдым мин,–ди яшь егет.
Инде 26 еллык тәҗрибәсе булган, тырыш, һәр нәрсәнең җаен белгән Алсу Гыйлаҗева белән туры килүне шулай дими, ни диясең? Үз чиратында Алсу Ринат кызы да:
– Югары белемле, үз эшен тирәнтен аңлап башкаручы, искиткеч җаваплы кеше белән эшләве бик рәхәт. Шуның өстенә карусыз, тыныч холыклы, тырыш, гади һәм кешелекле ул. Һәркемгә ярдәмгә ашкынуы, кирәкле киңәшләрен биреп, дөрес диагноз һәм дәвалану чараларын төгәл билгели алуы белән дә ихтирамга лаек,–дип тасвирлады табибны.
Ул арада терапевт янына килүчеләр дә керә башлады.
Түбән Әлкидән тормышны да, кешеләрнең дә төрлесен күп күргән Рузалия апа Бубикова әңгәмәгә кушылды:
–Сүзләреннән үк терелеп китәсең, эшләсен генә. Һәр киңәше тыңлап туйгысыз. Мондый белгечләр бик кирәк бит безнең районда,–ди ул.
–Менә халык ничек хөрмәт итә, киләчәктә китәргә җыенмыйсыздыр бит?–дим, уңай җавап алырга өметләнеп.
Ә ул елмая:
–Бүгенге көн белән яшим мин. Өч елдан соң ни буласын беркем дә алдан белми. Шуңа күрә күз күрер, язмыш ни әйтер? Ә хәзергә үз белгечлегем буенча рәхәтләнеп эшлим, үкенергә туры килмәс, дип ышанам,–ди көлеп.
Эш кешесен озак тоткарлап торырга уңайсызланып, ишек төбендәгеләрнең дә инде сабырсызлана баруын аңлап, рәхмәт әйтеп хушлашырга туры килде.
Туган теленә дә хөрмәте зур аның
Ә шулай да Райнур Сабировның бала чакларын, мәктәп елларын белү өчен, әнисе Гөлназ ханым белән дә элемтәгә керергә уйладык.
– Кечкенәдән сабыр, бик тырыш булып үсте. 6 класска кадәр Базарлы Матак урта мәктәбендә белем алды. Укытучыларга рәхмәтем зур, ныклы нигез бирделәр. 6 сыйныфтан Казан IT-лицеенда укып, 11 классны шунда алтын медальгә тәмамлады. Рус теленнән ЕГЭны 100 баллга, калган икесен 86, 98 шәр балл белән тапшырды. Инде лицей юлы белән китәдер, дип уйлап торганда, үзенең медицина өлкәсен сайларга җыенуын хәбәр итте. Үзебез дә аптырап калдык. Ләкин кайгырырга туры килмәде. Медицина университетын да кызыл диплом белән бетерде,–дип сөйләп бирде ул.
– Базарлы Матакта яшәп, укып, 12 яшеннән Казанда 12 ел ( 6–лицей, 6- университет) белем алган егет татар телен дә онытмаган, бик иркен сөйләшә,–дим, соклануымны яшермичә.
– Казанда 9 классны тәмамлаганда, татар теленнән төп дәүләт имтиханы да бирде ул. Аның өчен 10 балл өстәлә иде. Андый мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмый, максатчан ул безнең,– ди әни кеше, баласының туган телен дә камил белүе белән горурланып.
Бүген кызлары Раниянең дә КФУда медицина факультетының 2 нче курсында укуына, 6 класста белем алучы Аделинаның да бу өлкәгә битараф түгеллегенә ана бераз борчыла да:
– Һөнәр бик җаваплы бит. Табиб кулында – кеше гомере. Шуңа Райнурның да эш көне ничек үтүе, нинди кәеф белән кайтуы да мөһим безгә. Дәү әнисе белән бергәләп, һәр көн догада без,–ди ул.
Ә әниләр догасы балаларны барлык бәла-казалардан саклый. Шунлыктан 25 яшьлек Райнур Сабировның да киләчәге матур, эше көйле, юлы сикәлтәсез булуына, аны әле алда – кешеләргә изгелек юлында биек үрләр көтүенә безнең шигебез юк.
Ак юллар сиңа, яшь, шул ук вакытта тирән белемле табиб! Без сиңа ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев