“Ракета куркынычы янау” сигналы бирелсә, урамда булсагыз, берәр бинага керегез һәм тәрәзәләргә якын килмәгез.
Мондый хәбәр кешеләрне сакланырга чакыра, мөмкинлек бар икән, урамга чыкмаска кирәклеген искәртә. Иң яхшысы – тәрәзәләре булмаган (өйдә чакта, мәсәлән, ул – коридор, ванна, әйберләр саклау урыны) бүлмәгә керегез яисә идән асты, базга төшегез.
Куркыныч янамый башлауга, сигнал килү дә туктатыла.
Нет комментариев