Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салымнар түләр чак җитә

2022 елгы милек өчен халыкка салымнарын быелның 1 декабренә кадәр түләп бетерергә кирәк.

 
Шул вакыттан соң һәр кичектерелгән көнгә пеня өстәлә барачак.
Авыл җирендә яшәүчеләр өчен нинди салымнар түләргә туры киләчәк соң? Алар өч төрдә булачак: милек өчен, җир һәм транспорт салымнары.

Халыкка әлеге милекләре өчен салымнарны салым инспекцияләре исәпләп чыгара һәм хат юллап яисә “салым түләүчеләрнең шәхси кабинетлары” аша салым уведомлениеләре юллана. 

Соңгысы – электрон рәвешендәгесе, тагын да уңайлы. Анда кешеләр үзләренә җайлы вакытта кереп каоый алалар. Аңлашылмаган очрак, яисә борчыган сораулар булса, шунда ук язып белгечләрдән җавап та алырга мөмкин. Шулай ук банк, почталарга бармый гына электрон юл белән салым бурычларыңны түләп тә куярга була.

Салым түләү квитанциясе белән хат килмәсә, нишләргә соң? Электрон порталда шәхси кабинеты булмаганнар шунда кереп карый ала, “дәүләт хезмәтләре” аша белешмә алырга мөмкин, “Минем документлар”га (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә яисә авыл җирлекләре хезмәткәрләре аша моңа ачыклык кертергә була. 

Салымнар түләүне соңгы көнгә калдырмыйча, бүген үк бурычлардан котылырга киңәш итәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев