Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамашачылар арасында: “Кара әле, икенче Илһам туып килә түгелме соң?…”– дип пышылдаулар китте

Бөркөнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллинга: “Синең турында нәрсәләр язуымны теләр идең?”– дидем.

 Аптырап калды егет. Хәер, шул ук сорауны бирсәләр, мин дә аптырар идем. Ни әйтер икән дип дәшми торам шулай. Ә ул : “Менә Красноярскида, Краснодарда булып кайттым әле, Сабантуйлар уздырдык. Шуларны яз!”– ди.

 

 

Риман 
Гыйлемханов,
«Ватаным Татарстан» газетасы.


– Сабантуйлар турында күп яздык, ничә әйтсәң дә, шул бер Сабантуй инде ул, – дип Мирсәетне бүлдермәкче булам. Ә ул ишетмәмешкә салышып санавын дәвам иттерә: “Ростов-Дон, Армавир, Пермь…”
Тукта әле, дим үз-үземә, бит Мирсәетнең нинди шәһәрләрдә булуы гына әһәмиятле түгел. Инде 65 яшен тутырган җырчы әле һаман да сәхнәдә, алай гына да түгел, үз халкына кирәк, бик кирәк икән. Аннан соң, татарлар яшәгән чит илләргә, Россия төбәкләренә Сабантуйларда катнашырга эттем-төрттем җырчыларны җибәрмиләр. Чөнки алар Татарстан, татар халкы исеменнән бара. Алар “татар” дигән мәдәни халыкның илчеләре кебек.
Шуны уйлап торам әле: татар теле сәнгатендә “Мирсәет Сөнгатуллин чоры” юк. Мин аның җыр дөньясын вакытлыча шаулатып алуын хәтерләмим. Артык бәргәләнмичә, шаулатып иҗат бәйрәмнәре уздырмыйча, үз сукмагыннан баручы җырчы ул. Шөкер, бүгенгә хәтле тавышын-моңын да җуймады, сулышы да иркен. Инде мин ничә дистә еллар белгән шул ук Мирсәет. Аның Рабит Батулла оештырган ШТМда (шаяннар, тапкырлар мәҗлесе) Илһам Шакировка охшатып җырлавын да хәтерлим әле. Батулла соравы буенча, Илһам абыйга пародия иде аның чыгышы. Тик тамашачылар арасында: “Кара әле, икенче Илһам туып килә түгелме соң?…”– дип пышылдаулар китте. Берәү хәтта: “Илһам Шакировны да уздырачак бу”, – дип куйган иде. Мәшһүр җырчыны уздырды Мирсәет, халкыбызның 205 җырын туплаган аудиодиск чыгарып уздырды ул Илһам абыйны. Әлеге җырлар арасында бик сирәк яңгыраганнары, йә моңа хәтле бөтенләй башкарылмаганнары да бар. Иң әһәмиятлесе, аларның барысын да Мирсәет Сөнгатуллин үзе башкара. Татар җыр сәнгатендә мондый хәлнең булганы юк. Хәер, татар гына түгел, башка милләтләр арасында да күрелмәгән, ишетелмәгән нәрсә бу.
Шулай итеп, бер җырчының 205 халык җырын башкаруы безнең илдә генә түгел, дөньясында рекорд дип танылган һәм, бу хәл рәсми теркәлеп, Мирсәет Сөнгатуллинга сертификат тапшырылган.
Илһам Шакиров турында сүз чыккач, мин Мирсәеткә мәшһүр җырчыбызның бала һәм үсмер чагында чабаталар үреп, шуларны сатып көн күрүен, урманга чабаталык юкәгә баргач, агач башларына менеп җырлавын әйткән идем. Моңсуланып, уйланып калды Мирсәет. Аннан соң нидәй искә төшкәндәй елмаеп куйды. Баксаң, балачакта ул да урманда җырлый торган булган. “Тик агач башына менеп түгел, агачларны кочаклап, агачларга сөялеп җырладым. Әй, тавыш урман эчләренә тарала да, агачларга бәрелеп-сугылып, яңадан кире үземә кайта, малай! Рәхәт иде миңа, туйганчы, күңелем тулганчы дигәндәй җырлый идем.
– Димәк, җырчы булачагыңны белгәнсең, шуңа әзерләнгәнсең?
– Алай дип әйтә алмыйм. Мин бит төзүче булмакчы идем, ташчы һөнәрен үзләштердем. Казанда әле минем кул тигән берничә бина да бар. Аннан Чаллыда автокран шоферы булырга укыдым. Чакырсалар, концертларда җырлый идем. Шулай, Чаллыдагы концертларның берсендә минем янга бер интеллигентный гына абзый килде дә: “Энем,  синең музыкаль белемең бармы?”– диде.
“Юк”,– дим.
“Сиңа консерваториядә укырга кирәк, кил Казанга!”
Бу кеше Казан дәүләт консерваториясенең ректоры, мәшһүр композитор Нәҗип ага Җиһанов булып чыкты.
Шулай итеп Әлки районының Татар Борнае авылы егете Мирсәеткә күк капусы ачылгандай була. Тик ачылып җитми шул. Консерваторияне тәмамлый, опера театрында эшләп ала, әмма опера сәнгате күңеленә ятып бетми. Аның күңелен халык моңнары били. Мирсәетне Татар дәүләт филармониясенә чакыралар. Шатланып бара егетебез, тик менә Кадрия дигән кызга өйләнеп башлы-күзле булган яшь җырчы Мәскәүгә китәргә мәҗбүр була. Кадриясе Мәскәүнеке булган өчен түгел, фатирсызлык борчый аны, эштән соң кайтып сыенырлык үз почмагың булмагач, нинди гаилә башлыгы инде син, җә!
Шулай итеп, сау бул, Казан – исәнме, Мәскәү, дияргә кала.
Мәскәүдә дә очраштык без Мирсәет белән. Ни өчен барганымны тәгаен генә хәтерләмим, мөгаен, чүпрәк-чапрак, берәр дефицит алыргадыр. Чөнки хатыным Фәридә белән идек. Мәскәүгә барасымны белгәч, Мирсәет кунакка чакырды. Метродан чыгуга каршы алды. Кадриясе тәмле пылау белән сыйлады. Ул вакытта балалары Алмаз да туган иде инде. Иң истә калганы шул: Мәскәү урамнары “Мирсәет Сөнгатуллин җырлый” дигән игъланнар белән тулган иде. Мирсәетнең үзеннән битәр мин горурландым: җырчы буларак әле бик тә танылып өлгермәгән татар егете илнең башкаласында үзенең концертын куйсын әле! Соңыннан аның концертларына халык ишелеп килгән дип ишеттем. Мирсәет Мәскәүдә талантлы музыкант Рифкать Сәйфетдинов белән танышып, «Бәйрәм» ансамбле дә оештыра әле. Заманында җыр-музыка дөньясын шаулаткан иде бу ансамбль. Мәскәүдәге концертларның берсендә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә килгән булган. Концерт тәмамлангач, янына барып: “Син кай як кешесе, кайда укыдың”–дип сораган. Татарстан егете икәнен белгәч: “Ник читтә йөрисең? Казанга кайт!”–дигән. Мирсәет кыяр-кыймас кына фатир мәсьәләсен кузгаткач: “Казанга кайт та, миңа кер!”– дигән.
Мирсәет бу очрашуны кызык итеп сөйли: “Минтимер ага өчен мин кем инде, җә, фатир турында да болай гына, уйнап кына әйттем кебек. Тик үз сүзендә торды. Миңа гына түгел, тагын күпме кешегә ярдәм итте ул. Милли сәнгать турында кайгыртып яшәгән бу шәхескә рәхмәттән башка ни әйтәсең”, – ди.
Шулай итеп тормышы җайлана егетнең. “Хәер, “җайлана” дигән сүзне төрлечә аңларга була. Гаиләсе әйбәт, үз фатиры бар, әмма күңел тыныч түгел. Кайбер җырчылар кебек эстраданы шоу-бизнеска әйләндерүне иҗатка санамый Мирсәет. Ул, академик Индус ага Таһиров әйтмешли: “…такмак җырлап күңел ачтырып йөрүче түгел ул – халык хәзинәсен саклаучы”.
Туган көн алдыннан сөйләшеп утырганда Мирсәет: “Мине моңа кадәр эшләгәнем түгел, эшләмәгәнем борчый. Әле халкыбызның дөньяга чыкмаган күпме җыр-көйләре чират көтеп ята”,–дип куйган иде. Мөмкинлекләр булса, халкыбызның 205 түгел, 300 җырын башкарыр иде ул. “Халыкка үз байлыгын күбрәк калдырасы килә”, – ди.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев