Татарстан авылларында мобиль хәрби-спорт үзәкләре челтәре булдырылачак
Татарстанның авыл җирлекләрендә яшьләр өчен хәрби-спорт үзәкләре оештырылачак.
Әлеге үзәкләрне СВО ветераннары җитәкләячәк, алар яшьләр белән эшләү өчен махсус курслар узачак.
«Бу проект «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы кысаларында үткәрелә торган чараларның бер өлеше. Инициатива яшьләр оешмалары каршында хәрби-спорт үзәкләре челтәрен булдыруга юнәлтелгән. СВО зонасыннан кайткан егетләрне без эшкә алачакбыз һәм яшьләр белән эшләү буенча махсус программа нигезендә укытырга җибәрәчәкбез», – дип аңлатты министр.
Аның сүзләренчә, әлеге үзәкләр мобиль форматта булачак һәм авыл мәктәпләре арасында күчеп йөреп эшләячәк.
Яшьләр өчен мондый мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
чыганак Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев