Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда милли проект бюджеты 2026 елга расланды

ТР Икътисад министрлыгы алдагы елга «Яшьләр һәм балалар» милли проектын финанслау турында мәгълүматны ачыклады. Инвестицияләрнең гомуми күләме 7,5 млрд сумнан артып китәчәк.

— Федераль үзәк 5,8 млрд сум юллаячак.
— Республика казнасы тагын 1,7 млрд сум өстәячәк.

Бюджетлар нәрсәгә тотылачак:

Инфраструктура: 38 мәктәп һәм бер яшьләр үзәгендә капиталь ремонт ясалачак.

Белем бирү процессы: яңа фәннәр — «Хезмәт» һәм «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» өчен җиһазлар сатып алу.

Кадрлар һәм ярдәм: сыйныф җитәкчеләренә һәм тәрбия эше буенча советникларга айлык өстәмәләр, шулай ук авылда эшләргә теләгән укытучыларга «күтәрмә» акчалар.

Иҗтимагый инициативалар: волонтерлык программаларын софинанслау һәм СВО инвалид ветераннары арасында һөнәри осталык чемпионаты үткәрү.

2025 ел нәтиҗәләре: 

— Яр Чаллы һәм Казанда ике «меңлек» мәктәп (һәркайсы 1224 урынга) төзелде.
— 10 гомуми белем бирү учреждениесендә ремонт ясалды.
— Педагогларга түләүләр (сыйныф җитәкчелеге, авыл укытучылары һәм советниклар) якынча 3,7 млн сум тәшкил итте.


Быел Татарстан 12 милли проект кысаларында 45 төбәк проектында катнаша. Барлык юнәлешләр буенча 2026 елда инвестицияләрнең гомуми күләме 54 млрд сумга җитәчәк (узган ел 46,4 млрд иде).

Белешмә:

14–35 яшьлек яшьләр өчен Дәүләт хезмәтләрендә (https://www.gosuslugi.ru/molodym/info) «Мөмкинлекләр навигаторы» агрегаторы эшли, анда барлык актуаль конкурслар, форумнар һәм ярдәм чаралары тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев