Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда Республика әйдаманнар мәктәбе эшли башлады

Укуларны Республика «Җәй» үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлекчәсе оештырды.

Аларга ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәм итә. Тантаналы ачылыш «Урам» экстрим-паркында узды. Анда 150ләп кеше катнашты, калганнар онлайн кушылды.

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров мәктәпне ачуны балалар ялы системасы өчен мөһим адым дип атады. Ул программада теория һәм практика берләштерелүен, шуңа күрә чыгарылыш укучылары эшкә шунда ук керешә алуын билгеләде.

Укуга 18 яшьтән 55 яшькә кадәр 700дән артык кеше гариза биргән. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә катнашучылар бар.

«Җәй» үзәге директоры Нина Шимина шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты: ул лагерьда әйдаман булып эшләгән, аннары педагог-оештыручы һәм смена башлыгы булган.

Проектның партнерлары: «Черноморец» үзәге, «Сәләт-Ак Барс», «Костер» һәм «Байтик».

Укулар ике ай дәвам итәчәк. Чыгарылыш укучылары дәүләт өлгесендәге сертификатлар алачак һәм республиканың балалар лагерьларында эшли алачак.

чыганак Татар-Информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев