Татарстанда тизйөрешле автобус маршрутлары барлыкка килергә мөмкин
Казан агломерациясендә 2026 ел ахырына бүлеп бирелгән полосалар буенча тизйөрешле автобуслар хәрәкәтен оештырырга планлаштыралар.
Проект Казаннан чыгып китү магистральләрен, шул исәптән Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактларын, шулай ук Горький шоссесын үз эченә алачак. Тиешле боерыкка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Проект 2026 елның 31 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш, дип яза Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев