Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры үткәрелде

“Шинник”спорт комплексында, инде менә утыз беренче мәртәбә,Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган татар көрәш турниры үткәрелде.

“Шинник”спорт комплексында, инде  менә утыз беренче мәртәбә,Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган татар көрәш турниры үткәрелде. Ул Биектау районы татар Әйшә авылында туып-үскән. Беренче турнирда нибары 7 команда катнашкан булса, быел командалар саны 32 гә җитте. Юныс улы Данил Галиев турнирыннан соң,Татарстанда сабан-туйларга әзерләнү башлана.

Сабантуйлар җитсә сагынам сине абыем Әсрар-Гали. Ул Алпар урта мәктәбен 1958 нче елда тәмамлады. Ул вакытта үлчәүләргә бүленеп көрәшмәделәр.

Бары бер авырлык иде.Әсрар –Гали 18 көрәшчене аркасына салды. Алпар халкы Әсрарны яратты. Мәктәп баласы Әлки район сабантуй батыры булып

калды. Минем абыем шомырт кара бөдрә чәчле, Раббыбыз көч биргән, Түбән Биктимер авылы егете иде. Данил һәм Әсрар Раббыбызга рәхмәтләрен

әйтеп яшәделәр. Батырга-батыр истәлеккә сөлге салдылар билләренә.

Әлкидән команда булмады, Әлки җире тын гына дәшми елады.

                    Нигезең капкасына сөялеп,

                    Җырымны тыңларсың син.

                    Битләреңнән тәгәрәп яшьләрең коелыр,

                    Яшьлегең яныңа кайткандай тоелыр.

    Уза гомер диеп,әрнемәле күңел,

    Яшисе бит әле яшисе.

    Үткәннәрне кайтарырлык түгел,

    Алдагысы булсын кадерле.

Тыныч йоклагыз. Сез безнең арада.

Әсрар абыем 8 август 1998 ел мәңгелек йортына китте.Яз белән сабан-туйлар

кайта,ялгыз алмагач чәчәк ата,киләк җырлый,шул чакларда бигрәк ямансу.

Раббыбыз рәхмәте белән,бүген матур булып,алсуланып таң ата.

Данил һәм Әсрар  рухына,йәгез бер дога кылыйк дус-туганнар.

Хасимҗан бабай дога укый,без аңа кушылып кул күтәреп дога кылабыз.

                  Сау булыгыз ак каеннар,

                  Әти-әни,туганнар.

                  Көтсен Әлки сабантуйлары,

                  Бергә җырлаган җырлар.

Түбән Кама.Корбан Әбрар улы Галеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев