Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Кәчи авылында яшәүче Тутеровлар - маңгай тире белән бәхет коючылар

Николай Тутеровлар йортын эзләп табу авыр булмады.

Түбән Кәчи авылына керүгә, юлда очраган беренче апа:

– Авыл башындагы ак зур өй – аларныкы, – диде.


Алдан хәбәр дә итмичә, күрешергә сүз дә куешмый гына килеп керүемә уңайсызланып, алга узам. Тышыннан ук балкып утырган йорт-җирнең эче дә – заманча. Каршыма кечерәк кенә гәүдәле, эшләп яшәгәне әллә каян күренеп торган ир-ат килеп чыкты. Каян һәм ник килү сәбәбен аңлатып, җай гына башланган әңгәмә куерганнан-куера барды.

Исәнлек кенә булсын

– Эшләсәң бар да була. Бернәрсә дә күктән яумый. Терлек асрап көн күрү – кырыйдан караганда гына җиңел, яхшы бит ул: бар да үзеңнеке! Ә чынлыкта, ни ял, ни бәйрәм, ни йокы. Буранмы, яңгырмы, башың авыртамы, хәлең бармы-юкмы – сыерларга барыбер. Вакыты җиттеме, аларның ашыйсы да килә, саварга да кирәк, – дип,  тыныч кына тезеп китте гаилә башлыгы Николай Тутеров.  Бу аның зарлануы түгел, ә авыл кешесенең көндәлек тормышын гади генә тасвирлавы иде.

– Шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру, эре терлекләрне арттыруга нинди юллар аша килдегез?


– Колхозлар беткәч, гаиләне тәэмин итү өчен,  юлларда күп йөрелде: 1999-2006 нчы елларда – Себергә, аннан соң 3 ел Әлмәткә китеп эшләдем.  3 баланы үстерү, бакча, терлек-туар карау авырлыклары нигездә хатыным җилкәсенә төште. Ул елларда ук безнең өч сыерыбыз бар иде инде. Әле ярый балалар тәртипле һәм эш сөючән булды, әниләренә булыштылар, – дип шат елмая әти кеше, бүген инде үз тормышы белән яшәүче уллары Константин, кияүдәге кызлары Люба турында сүз чыкканга сөенеп. Кече кызлары Аняга да 20 тулган инде. Кечкенәдән әти-әниләренең төп ярдәмчеләре  булган балалар, хәзер дә атна саен диярлек кайтып,  авыррак эшләрне бергә башкара, печән әзерләү, тирес түгү кебек зур көч таләп итә торган  хезмәтләрнең башында торалар икән.


Читтә яшәүдән, юл газапларыннан күпмедер дәрәҗәдә  алҗыган Николай Алексеевич, ныклы карарга килеп, 2010 елда тулысынча гаиләсе янына кайта һәм, хатыны белән киңәшеп, мал-туарны үрчетә башлый: дуңгыз, сыер, үгез, кош-корт белән йорт тула.


2019 елда инде 7 сыерлары булган тырыш Тутеровлар дәүләтнең ЛПХ программасында катнаша. Ул вакыттагы 200 мең сум акча стенасы күтәрелгән сарайның түбәсен ябуга гына китеп бетсә дә уфтанмый алар. Бер башлаган эшне ахырына җиткерергә гадәтләнгән гаилә тагын да зуррак үҗәтлек белән хезмәт итә: бүген алар хуҗалыгында 17 баш мөгезле эре терлек. Шуның 10 сы – савым сыеры. Болар өстенә тагын 4 дуңгыз, җәй айларында 200 башка якын тавык, үрдәк, зур бакча...

– Эшенә күрә кереме җитәрлекме соң? – дип кызыксынам.

– Кешечә яшәр, бала-оныкларга әзрәк булышу өчен җитә, әлбәттә. Сөт бәясе төшү генә күңелне тырный. Менә хәзер 32 сумнан 29 га калды. Алга таба тагын нишләр?

– Киметергә уйламыйсызмы?

– Юк әлегә. Исәнлек кенә булсын. Менә бит әле нәрсә булып куйды, – ди ул, йошак җылы материал белән чорналган гәүдәсенә күрсәтеп.

3 нче гыйнварда зур операция кичергән икән. Ашказаны җәрәхәте ачылып кузгалтырга да ярамаган авыруга Казан табибларын чакыртканнар. Бәхеткә,  бар да тиз арада яхшы үткән. Бүген инде ул ниндидер планнар корып, киләчәкне күзаллап яши, чөнки тулысынча савыгырга өмет тә, ышаныч та бар.

“Ирнеке-хатынныкы” дигән бүленеш ят аларга

Сәгатькә якын сөйләшүдән соң:

– Хатыныгыз белән дә күрешәсе килгән иде, өйдә юкмы әллә? – дип сорап куйдым.

– Өйдә түгел – сарайда. Анда бит мин авырганга карап тормыйлар, хәзер чакырам, – дип елмайды хуҗа.

2-3 минут вакыт та үтмәде, ишектән, балкып, хатыны Валентина Геннадьевна килеп керде. Кем булуымны аңлаткач, шат елмаеп, сүзгә дә кушылды:

– Урыннар белән алышындык бит әле. Коля кухняда пока, мин – тышта. Ничава, бирешмибез, Аллаһы теләсә. “Тормыш булгач, була төрле чагы: агы була, була карасы”, – дип җырлыйлармы әле? Тиздән безнең урамда да бәйрәм буласына аз гына да шикләнмибез, – дип тезеп китте җор телле хатын.– Кичә менә балалар, оныклар кайткан иде әле. Артларыннан өйне дә җыештырып бетерергә өлгермәгән идем, – дип, тиз генә тирә-юньгә дә күз ташлап алды ул. Урынсыз яткан бер генә әйбер дә күренмәгәнгә сөенеп: – Ашарга да үзе пешерә, – диде, мәхәббәт тулы күзләре белән ирен сөеп.  Аның тыныч тавышы да, һәр сүз саен кыстырган уен-көлкесе дә, йөзе дә бәхет нурларына төренгән иде.
Әйе, бер авылда туып-үсеп, инде менә 32 ел иңне-иңгә куеп, ишкәкләрне бергә ишкән бу парга зур дулкыннар да, тормышның төрле вак-төякләре дә киртә була алмый. Үзләре әйтмешли, булган бәхетләренә күз тимәсен дә, сәламәтлек какшамасын, балалар шатландырып, оныклар артып торсын.

–  Ә калганы проблема түгел. Эшләгән кешенең менә шундый зур матур өе дә, трактор-машинасы, авыз тутырып ашарлык ит-мае,  бәрәңгесе дә була, – дип озатып калды алар мине.

Тырыш хезмәтләре өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте, район башлыгының Рәхмәт хатлары, ике савым аппараты, бөртек тарттыргыч кечкенә тегермән кебек кирәк-яраклар белән дә бүләкләнгән, ә иң мөһиме, бүген тормышларыннан үзләре канәгать булган Николай һәм Валентина Тутеровлар мактауга да, хөрмәткә дә лаек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев