“Үзмәшгуль” статусын 1229 әлкиле алган
Яңалыклар

“Үзмәшгуль” статусын 1229 әлкиле алган

2023 елның 1 октябренә районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең 398 субъекты эшләп килә, шулар исәбендә 62 кече предприятие, 336 шәхси эшмәкәр, аларның 33е – крестьян-фермер хуҗалыклары.

Кече һәм урта предприятиеләр арасыннан 25,9 % сәүдә һәм җәмәгатьчелек туклануы, 17,2 % авыл хуҗалыгы, 6,9 % сәнәгать, 12%  төзелеш өлкәсендә хезмәт куя. 

Кече эшмәкәрлек субъектларына якынча 1000 эш урыны туры килә. 

“Үзмәшгуль” статусын 1229 кеше алган. Үзмәшгульләрнең күпчелеге кеше һәм йөк ташу, матурлык индустриясе, азык-төлек, агач әйберләре җитештерү, фуд-флористика өлкәсендә эшли. 


Нет комментариев