Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Виктор Лаврентьев: “Егетләр шофер таныклыгын түләүсез алачаклар”

Соңгы елларда күп яшьләр район хәрби комиссариаты аша Россия Кораллы Көчләренә солдат хезмәтенә киткәнче, шофер һөнәре үзләштерәләр. Кулларына “С” категорияле шофер таныклыгы алган солдатлар хезмәт урыннарында дәрәҗәлерәк тә саналалар.

 Әлки һәм Спас муниципаль  районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев  әйтүенә караганда, алар 1 марттан “С” категорияле йөртүчеләр укытуга егетләр  исемлеген төзи башлаганнар. Хәрби комиссариат аша шофер һөнәре алуның өстенлекләре дә шактый икән. Виктор Лаврентьев: “Ул егетләр шофер таныклыгын түләүсез алачаклар”, – ди.

Әйтик, берәр мәктәп аша шул категориягә укый калсаң, күпмедер күләмдә акча түләргә туры килгән булыр иде.

Уку Чистай шәһәре ДОСААФ базасында алып барыла. Ә бу мәктәп республикада иң ныклы базалы уку йортларыннан санала икән. Уку вакыты – 3 ай. Һөнәр үзләштерүчеләр бушлай туклана, түләүсез тулай торакта яши. Иң мөһиме – биредә һөнәр үзләштерүчеләр кулларына шоферлык таныклыгын, һичшиксез, алалар икән.

Виктор Лаврентьев тагын шуны да атады: “Чистайда белем алучылар укыганда да, имтихан тапшырганда да бер үк автомобильләр  белән идарә итәчәкләр. Шулай ук егетләр шәһәр маршрутында йөк машинасын йөртергә күнекмәләрне нык үзләштерәләр. Бу да аларга киләчәктә өстенлек бирә”. 

Тулай торакта яшәү шартлары да әйбәт. Яшьләр һәрчак тәрбиячеләр күзәтүе астында. Иң мөһиме: егетләр өчен бу һөнәр тормышта һәрчак кирәк булачак.

Хәрби хезмәткә кадәр “С” категорияле  шофер һөнәре үзләштерергә уйлаган егетләр бу турыда хәрби комиссариатка хәбәр бирсеннәр. Шунда ук аларга уку буенча барлык сорауларга да ачыклык кертергә мөмкин булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев