Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Әлки районы мәдәният йортында җылы һәм дулкынландыргыч чара узды

Бәйрәм концертында хатын-кызларның махсус хәрби операциядәге якыннарына карата яңгыраган иң зур теләк әнә шул иде

Язның беренче бәйрәме 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 7 мартта район мәдәният йортында җылы һәм дулкынландыргыч чара узды. Бу көнне бирегә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләре, хатыннары җыелды. Котлаулар, мәдәният хезмәткәрләре, җыр мәктәбе укучылары башкарган җыр-биюләр аша аларга рәхмәт һәм хөрмәт хисләре җиткерелде.

Соңгы еллардагы гадәт буенча хатын-кызларны яшь армиячеләр чәчәк бәйләме белән каршы алды. Егетләр, ишектән керә-керешкә үк аларны бәйрәм белән котлап, һәрберсенә лалә чәчәкләрен тапшырды. Фойеда да тукталды ханымнар: чөнки биредә язның матур мизгелләренә багышланган күргәзмә оештырылган һәм “Актай” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре һәм активистлары ярдәмендә мастер-класста катнашу мөмкинлеге тудырылган иде.

– Сугышчыларыбызның әниләре, хатыннары белән бергә сувенир савыт ясыйбыз, аңа буяулар белән төрле чәчәкләр төшерәбез. Мастер-класста катнашучыга үзе ясаган савытны бүләк итәбез, – диде клуб җитәкчесе Светлана Углева.

Кулларында чәчәкләр тоткан ханымнар залга узды һәм бәйрәм концерты башланды. Иң элек аларга район башлыгы Александр Никошин котлау сүзләрен җиткерде. Хатын-кызларның гүзәллеге, йомшак та, кирәк чакта нык та булулары, холык сыйфатларында җаваплылык, намуслылык хисләре өстенлек итүе, ярату, наз бүләк итүләре, әниләрнең бөеклеге турында сөйләгәч, ул якыннарын махсус хәрби операциягә озатучыларга аерым тукталды.

– Бүгенге көндә районда улын, ирен, абый-энесен ил мәнфәгатьләрен якларга озатучы 360 хатын- кыз яши. Алар – ир-атлары өчен ышанычлы тыл. Әмма якыннарны көтү җиңел бирелми. Шуңа да сугышчыларның гаиләләренә без мөмкин булганча ярдәм итәргә бурычлы. Бу сугышчылар – сезнең генә түгел, ә бар районыбыз өчен каһарманнар. Сезнең җылылык, ярату хисләре аларны сакласын һәм фронттагы сугышчыларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсыннар, –  диде ул.

Александр Федорович махсус хәрби операциядә һәлак булган якташ ир-егетләребезне аерым искә алды һәм алар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Концерт барышында район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Дилүс Зарипов, Әлки һәм Спас районнарының хәрби комиссары Марат Гыйльметдинов, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Рәшит Мусин, Россия Герое Раил Габдрахмановның әтисе Наил Хәсән улы залдагы әниләр, апа-сеңелләргә карата җылы сүзләр әйтте, аларның ныклыгын, сабырлыгын ассызыклап, “Якыннарыгыз исән-имин әйләнеп кайтсын”, – дип кабатлады.

Сәхнәгә хатын-кызларны котлау өчен күтәрелгән махсус хәрби операция ветераны Сергей Гнеденков исә хәрби хезмәткәрләргә гуманитар йөк әзерләүдә даими ярдәм итүче волонтерлар турында сөйләде. Солдатларыбызның аларга чиксез рәхмәт белдерүләрен әйтте. Мондый игелек эшләүче якташларыбызның берничәсенә: Ольга Дулатова, Наталья Пичугина, Галина Закирова, Надежда Радионова, Любовь Колмыковага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фронттан да котлаулар булды. Хәрби хезмәткәрләребез яздырган видео зур экраннан күрсәтелеп, бер-бер артлы теләкләр яңгырады. Иң мөһиме –  алар якыннарына нык булырга чакырды. “Борчылмагыз, үзегезне саклагыз. Сез исән-имин булуыгыз белән безгә көч бирәсез”, – диде алар, Җиңү белән әйләнеп кайтырга ышандырып.
Концертны алып баручылар Эльвира Зыятдинова һәм Айгөл Әхмәдиева хатын-кызларыбызның гүзәллеге турында сөйләде, шул рухта күп җырлар башкарылды, биюләр бүләк ителде. Иң мөһиме, бу бәйрәм алды чарасы күңелне күтәрерлек, якыннары өчен ут йотып яшәүчеләрнең борчуларын азга гына булса да оныттырырлык итеп әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев