Хәмер эчеп, янә рульдә барган өчен хөкем ителгән
Хөкем ителүче, исерек килеш транспорт чарасында барган өчен, административ җәзага тартылганы булуга карамастан, хәмер эчеп, янә рульдә барган.
Мәхкәмә, хөкем ителүчене РФ Җинаять канунының 264.1 нче маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган (исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе сәбәпле административ җаваплылыкка тартылган затның янә исерек килеш машина рулендә баруы) җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. Аңа 200 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләде һәм канун бозучының 2 елга транспорт чарасын йөртү таныклыгын алу карарын да чыгарды.
Мәхкәмәнең матбугат үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев