Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле абунәчебез, анкета сорауларына җавап бирүегезне сорыйбыз

Без «Әлки хәбәрләре»н яратып укучы райондашларыбызның ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү өчен, газетаның эчтәлеген һәм бизәлешен яхшыртырга телибез.

Газетадан һәркайсыбыз файдалы, кызыклы, актуаль мәгълүматлар гына тапсын иде. Шуның өчен дә безгә, редакция хезмәткәрләренә, газета чыгачак материаллар турында сезнең фикерне белү бик мөһим. 

Безнең максат – сезнең белән киңәшләшеп эшләп, газетаның яратып укылуына ирешү. Шуңа да, хөрмәтле абунәчебез, Сездән анкета сорауларына җавап бирүегезне сорыйбыз. Җавапларыгыз һәм теләкләрегез исәпкә алынып, газетаны кызыклырак һәм укучы күңеленә хуш килерлек итеп чыгарырга ярдәм итәр. 

1.    Газетаны яздырасызмы? Әйе икән, ничә ел инде?
–    1 нче ел
–    2-5 ел
–    10 елдан артык

2.    Сезнең туган елыгыз (Сезгә ничә яшь):

3.    Сезнең җенес:
Ир-ат
Хатын-кыз

4.    Сезнең белемегез:
Югары
Тулы булмаган югары
Урта һөнәри
Урта
Тулы булмаган урта

5.    Сезнең һөнәрегез (ни белән шөгыльләнәсез)?

6.    Газетаның түбәндә саналган нинди бүлекләре күңелегезгә аеруча хуш килә:
–    җәмгыять
–    кешеләр, вакыйгалар, фактлар
–    вакыйгалар һәм аңлатмалар
–    көн (атна) кадагындагы мәсьәлә
–    икътисад
–    проектлар
–    акцияләр
–    иганәчелек
–    сәясәт
–    рәсми (район җитәкчелеге эшчәнлеге)
–    авыл хуҗалыгы
–    авыл, синең кешеләрең!
–    социаль тирәлек (социаль яклау хезмәте)
–    медицина, сәламәтлек
–    мәгариф, мәктәп тормышы
–    яшьләр сәясәте
–    ватанпәрвәрлек тәрбиясе
–    туган ягым
–    каһарманнар безнең арада
–    безнең ветераннар
–    гореф-гадәтләр
–    хәтер, тарих битләре
–    спорт, сәламәт тормыш рәвеше
–    мәдәният һәм сәнгать
–    әдәбият, язучылар иҗаты
–    экология, әйләнә-тирә мохит
–    яңалыклар
–    вакыйкалар
–    хокукый тәртип
–    кеше һәм канун
–    белгеч киңәшләре
–    мода
–    ризык әзерләү серләре
–    бакчачылык
–    сорау-җавап
–    безгә язалар (укучылар хаты)
–    ял вакытында, кроссвордлар, ребуслар, башваткычлар, табышмаклар
–    бәйгеләр
–    сораштыру
–    мәзәкләр
–    реклама, белдерүләр, афиша, котлаулар
–    башкалар (сезнең тәкъдим)

7.    Соңгы атнада нинди язмалар хәтерегездә калды һәм ни өчен?

8.    Нинди рубрикалар Сезгә аеруча ошый, нинди материаллар (темалар) Сезнең өчен аеруча кызыклы?

9.    Газетада Сезнең өчен мөһим булган сораулар буенча мәгълүмат җитәрлекме?
–    Әйе, җитәрлек күләмдә
–    Әйе, шактый күп
–    Әйе, әмма ачылып бетми
–    Әйе, дип әйтә алмыйм
–    Сезнең тәкъдим

10.    Сезнең карашка газета укчыларның – район кешеләренең кызыксынуларын тиешенчә яктыртамы?
–    Әйе, җитәрлек күләмдә
–    Әйе, шактый күп
–    Әйе, әмма ачылып бетми
–    Әйе, дип әйтә алмыйм
–    Сезнең тәкъдим

11.    Газета райондагы вакыйгаларны яктыртуда сезнең ихтыяҗларны канәгатьләндерәме?
–    Әйе, җитәрлек күләмдә
–    Әйе, шактый күп
–    Әйе, әмма ачылып бетми
–    Әйе, дип әйтә алмыйм
–    Сезнең тәкъдим

12.    Газета яктырткан тема һәм вакыйгаларга карата белгечләр бәясен, аңлатмасын җитәрлек дәрәҗәдә куямы?
–    Әйе, җитәрлек күләмдә
–    Әйе, шактый күп
–    Әйе, әмма ачылып бетми
–    Әйе, дип әйтә алмыйм
–    Сезнең тәкъдим

13.    Безнең газетада аеруча нәрсә ошый?

14.    Безнең газетада нәрсә ошамый, нинди кимчелекләр турында әйтер идегез? 

15.    Сезнең карашка, тәнкыйди материаллар җитәрлекме?
–    Әйе, җитәрлек күләмдә
–    Әйе, шактый күп
–    Әйе, әмма ачылып бетми
–    Әйе, дип әйтә алмыйм
–    Сезнең тәкъдим

16.    Сезгә материалны ничек итеп тәкъдим итү аеруча ошый?
–    Вакыйга урыныннан репортаж
–    Тасвирлы мәкалә
–    Якташларыбыз турында хикәя
–    Әңгәмә
–    Мәкаләләр
–    Журналист тикшеренүе
–    Рәсми чаралардан хисап
–    Кыскача мәгълүмат
–    Фоторепортажлар
–    Таблица, диаграмма, схема, инфографика
–    Башкасы

17.    Газетадагы авторларның язу стиленнән Сез канәгатьме? Юк икән, ни өчен? 

18.    Газетадагы рәсемнәр, иллюстрацияләр, коллаж, фотосурәтләр сыйфатыннан Сез канәгатьме? 

19.    Сезгә газетаның бизәлеше ошыймы? Аны яхшырту өчен нәрсә тәкъдим итәр идегез? 

20.    Газета бизәлешен 5 балл белән бәяләгез, 5 – бик яхшы, 1 – начар. 

21.    Сезгә газетабызның 1 нче бите бизәлеше ошыймы? Юк икән, ни өчен? Беренче бит тагын да матур, үзенә җәлеп итеп торсын, эчтәлекле булсын өчен нәрсә эшләргә? 

22.    Газетаның форматы, күләме, ничә тапкыр басылуы, шрифты, полосодагы колонкалар исәбеннән Сез канәгатьме? Сезнең тәкъдимнәр.

23.    Газетада нәрсәне үзгәртер идегез? Сезнең теләкләр һәм тәкъдимнәр.

24.    Сез газетада нинди темаларга язмаларны күбрәк күрергә теләр идегез?

25.    Нинди яңа рубрикалар өстәргә тәкъдим итәсез?
26.    Газетада нинди сорауларга җавап күрергә теләр идегез?

27.    Сезнең фикерегезчә, газета эчтәлегендә нәрсәне үзгәртергә һәм нинди темаларга игътибарны күбрәк бирергә кирәк?

28.     Газетада нинди штаттан тыш авторларның (яисә белгечләрнең) язмаларын Сез укырга теләр идегез?
Анкета тутырганда исем-фамилия, адресны күрсәтү мәҗбүри түгел, әмма язсагыз, рәхмәтле булачакбыз.
Тутырылган анкетаны (яисә тулы җавапларны) Сез ”Анкета” дигән язу белән түбәндәге адреска юллый аласыз: Базарлы Матак авылы, Ленин урамы, 1 нче йорт, “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе. Анкетаны безгә редакциягә китереп бирә дә, E-mail: alkred1604 буенча электрон юл белән юллый да аласыз. 
Шуны да әйтергә кирәк: абунәчеләр арасында призлар да уйнатылачак. Анкетаны тутырып, җаваплары белән безгә юллаган беренче очраклы рәвештә сайланган абунәчеләргә редакция газетабызның 2024 елның беренче яртыеллыгына язылуны бүләк итәчәк.
Анкета сораулары белән Сез alki-rt.ru сайтыннан да таныша аласыз. Редакция телефоны: 20-0-54; 89393607802
Үтенечебезне кире какмыйча, хезмәттәшлек итүегез өчен алдан ук рәхмәт белдерәбез. 

Хөрмәт белән “Әлки хәбәрләре” (“Алькеевские вести”) газетасы редакциясе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев