Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Жизнь нашего района

Уяу булыйк!

Полиция хезмәткәрләре район халкын уяу булырга өнди.

18 июльдә Казанда булган терактлар террорчылыкка каршы уяулыкны беркайчан да киметергә ярамавын тагын бер кат раслады. Бигрәк тә урман каравылчыларына, умартачыларга сак булу зарур, ди хокук сакчылары. Әгәр үз-үзен тотышы шик уяткан чит кешеләргә тап буласыз икән, кичекмәстән 20-1-02 яисә 21-6-90 номерлары буенча эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.

Балалар саулыгын ныгыта

Бу җәйдә районыбыздан 60 бала Россиянең һәм Татарстанның төрле ял йорты һәм санаторийларында ял итте.

Шул исәптән 40 укучы Биләрдә оештырылган "Сәләт" лагеренда булып кайттылар.

Бер бәби

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

"Комлы" волейбол

3-5 августта пляж волейболы буенча район җыелма командасы ел саен үткәрелә торган "Зенит" кубогына ярышларда катнашты.

Бу ярышларга Россиянең һәм Татарстанның төрле якларыннан 160 тан артык ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары килгән иде. Безнең кызлар оста уйнап, турнирның финал өлешенә үтә алдылар һәм 38 команда арасында 12 нче урынны яуладылар.

Чемпионат бара

Узган атнада футбол буенча район чемпионаты дәвам итте.

Оешмалар һәм авыл яшьләре командалары очрашулары болайрак тәмамланды: "Актай" - "Локомотив" уенында исәп бөтенләй ачылмады, "Альтат" - "Динамо" - 1:0; "Спартак"-ДЮСШ - 7:1. ДЮСШ "Альтат"ка 4:8 исәбе белән оттырды; "Локомотив" "Динамо"ны 1:0 исәбе белән җиңде, ә "Актай" үзенең "Спартак" тан өстенлеген 3:2 исәбе белән раслады.

Авыл җирлекләре командалары арасында нәтиҗәләр мондый: "Батыр"-"Нохрат"-5:0; "Чирмешән"-"Барс" -4:3; "Зенит"-"Старт" -3:0; "Каскад"-"Ротор"-2:3.

Караклар тотылды

Хлебодаровка авылындагы "Кызыл Шәрык-Агро" фермасыннан узган атнада тимер торбалар һәм резина шиферлар урлаганнар.

Полиция хезмәткәрләре тиз арада каракның эзенә төшкән. 5 августта урман хуҗалыгы территориясеннән урланган велосипед та берничә сәгатьтән соң хуҗасына кайтарып бирелгән.

Идарә рәисе кабул итә

17 августта 10 сәгатьтән башлап суд приставлары Федераль службалары Идарәсе рәисе Радик Мөдәрис улы Ильясов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итәчәк.

Кабул итү суд приставлары бинасында (Базарлы Матак, Крайнов урамы, 109 йорт) була. Кабул итүгә алдан язылырга мөмкин. Белешмәләр өчен тел.: 21-6-26; 21-6-53.

Иске бәяләрдән язылырга була

Бары август аенда гына сез "Татмедиа" ААҖ чыгара торган газета-журналларга иске бәяләрдән языла аласыз.

Алдан язылу 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. "Әлки хәбәрләре"нә язылу бәясе дә бу елның беренче яртыеллыгындагыча саклана. Бәяләр һәрдаим күтәрелеп торган бу заманда әлеге мөмкинлектән файдаланып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террор