3 октябрь 2014 яңалыклары
-
Хәйруллин хәйрия фондыннан бүләкләр
Хәйруллин хәйрия фонды 1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортына бүләкләр китерде. Фонд шулай ук аз керемле өлкән яшьтәге әлкилеләр өчен 80 пакет бүләк әзерләгән.
-
Бадминтон буенча район мәктәпләре арасында ярышлар үткәрелде
Бу атнада бадминтон буенча район мәктәпләре арасында ярышлар үткәрелде. Анда Базарлы Матак мәктәбе укучылары беренче, юхмачылылар икенче урынны яуладылар. Хлебодаровка һәм Яңа Салман мәктәпләре өченче урында.
-
Фердинат Дәүләтшиннан укытучыларга бәйрәм котлавы
5 октябрь - Халыкара укытучылар көне белән районыбызның барлык педагогларын һәм тәрбиячеләрен, мәгариф ветераннарын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады. "Хөрмәтле укытучыларыбыз! Яшь буынга белем һәм тәрбия биреп, сез гаять әһәмиятле, мактаулы һәм җаваплы хезмәт башкарасыз. Сезнең кулда - җәмгыятебезнең киләчәге. Тормыш бүген мәктәп каршына зур һәм катлаулы бурычлар куя. Илебезгә...
-
Базарлы Матакта төзелүче Изге Троица чиркәвенә тагын бер гөмбәз куелды
Православныйларның иң мөһим бәйрәмнәренең берсендә, Базарлы Матакта төзелүче Изге Троица чиркәвенә тагын бер гөмбәз куелды. Бу - храмда буласы өч гөмбәзнең иң кечкенәсе. Мәгълүм булганча, чиркәүгә беренче - иң зур гөмбәз 2 августта урнаштырылган иде. Гөмбәзләр алтынсу төстәге нитрит-титаннан эшләнгән. Ә алтын төсе ул - православиедә күкләр даны символы. Изге...
-
Корбан бәйрәме белән районыбызның барлык мөселманнарын Фердинат Дәүләтшин котлый
Корбан бәйрәме белән районыбызның барлык мөселманнарына район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлау юллады. "Корбан гаете - бөтен дөнья мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. Ул динебезгә хас булган кешелеклелек, пакьлек, әхлаклылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны символлаштыра, туганлык, Ходайны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләрен яңарта. Ислам бит тынычлык, татулык кебек принципларны алга сөрүче...