Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Корбан бәйрәме белән районыбызның барлык мөселманнарын Фердинат Дәүләтшин котлый

Корбан бәйрәме белән районыбызның барлык мөселманнарына район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлау юллады. "Корбан гаете - бөтен дөнья мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. Ул динебезгә хас булган кешелеклелек, пакьлек, әхлаклылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны символлаштыра, туганлык, Ходайны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләрен яңарта. Ислам бит тынычлык, татулык кебек принципларны алга сөрүче...

Корбан бәйрәме белән районыбызның барлык мөселманнарына район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлау юллады.
"Корбан гаете - бөтен дөнья мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. Ул динебезгә хас булган кешелеклелек, пакьлек, әхлаклылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны символлаштыра, туганлык, Ходайны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләрен яңарта. Ислам бит тынычлык, татулык кебек принципларны алга сөрүче дин дә. Районыбызда төрле диннәрне тотучы кешеләрнең дус һәм тату яшәве - олы казанышыбыз. Иртәгә - бәйрәм иртәсендә барлык мәчетләребездә гает намазлары укылыр, сәдакалар бирелер, корбаннар чалыныр, туганнар, күршеләр, мохтаҗлар корбан итеннән авыз итәр. Чалган корбаннарыбыз кабул булсын! Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне гает белән котлап, һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, җан тынычлыгы, иман байлыгы телим",-диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев