Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матакта төзелүче Изге Троица чиркәвенә тагын бер гөмбәз куелды

Православныйларның иң мөһим бәйрәмнәренең берсендә, Базарлы Матакта төзелүче Изге Троица чиркәвенә тагын бер гөмбәз куелды. Бу - храмда буласы өч гөмбәзнең иң кечкенәсе. Мәгълүм булганча, чиркәүгә беренче - иң зур гөмбәз 2 августта урнаштырылган иде. Гөмбәзләр алтынсу төстәге нитрит-титаннан эшләнгән. Ә алтын төсе ул - православиедә күкләр даны символы. Изге...

Православныйларның иң мөһим бәйрәмнәренең берсендә, Базарлы Матакта төзелүче Изге Троица чиркәвенә тагын бер гөмбәз куелды.
Бу - храмда буласы өч гөмбәзнең иң кечкенәсе.
Мәгълүм булганча, чиркәүгә беренче - иң зур гөмбәз 2 августта урнаштырылган иде. Гөмбәзләр алтынсу төстәге нитрит-титаннан эшләнгән. Ә алтын төсе ул - православиедә күкләр даны символы.
Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков әйтүенчә, 11 ел элек нәкъ шушы көнне чиркәү нигезенә беренче таш салынган булган. Гөмбәз урнаштыру тантанасына бик күп халык җыелган иде. Алар күптән көтелгән бу әһәмиятле вакыйганы шатланып һәм дулкынланып күзәттеләр.
Храмга йөрүчеләрнең куанырлыгы бар - быел чиркәү төзелешендә зур алга китеш күзәтелә. Бинага яңа тәрәзәләр куелды, цинкланган сыйфатлы калай белән түбәсе ябыла башлады. Чиркәү төзелеше фондына үз өлешләрен кертүчеләр күп, прихожаннар аларга бик рәхмәтле.
Чиркәүгә өченче гөмбәз киләсе елга, колокольня төзелеше төгәлләнгәч урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев