5 февраль 2015 яңалыклары
-
15 гыйнвардан районның ау биләмәләрендә җәнлекләрне исәпкә алу башланды
www.thewallpapers.org 15 гыйнвардан районның ау биләмәләрендә җәнлекләрне исәпкә алу башланды. "Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты" акциясе 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге эшне җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов җитәкчелегендә егерьләр, идарәнең штаттан тыш хезмәткәрләре башкара. Аучылык биләмәләре 40 маршрутка бүленгән. Бер маршрут 5-15 чакрымга...
-
Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырыла
www.52.mchs.gov.ru Районга Татарстан Диния нәзарәте казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бер тантанага килгәч, аңа кайберәүләр "авылда эш юк" дип зарланганнар иде. Ул исә "авылда 50 ел яшим, эшнең бетеп торганын бер дә хәтерләмим" дип уенын-чынын кушып җавап бирде. Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырыла. Район...
-
Шәрәфетдинова Римма пауэрлифтинг буенча шәһәр беренчелегендә беренче урынны алды
Аграр көллият укучылары Казанда пауэрлифтинг буенча шәһәр беренчелегендә катнаштылар. 1997 елдан соң туган үсмерләр арасында чыгыш ясап, Шәрәфетдинова Римма көндәшләрен артта калдырды һәм беренче урынны алды. Егетләр арасында Айдар Хәкимов икенче, Илназ Фәрдиев дүртенче нәтиҗә күрсәттеләр. Аларны ярышларга Газинур Фәттахов әзерләде.
-
Штрафларны вакытында түләмәгән 10 кеше административ җаваплылыкка тартылды
Гыйнвар аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәгән 10 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Район җәмәгать судында штрафларны вакытында түләмәү фактлары буенча 23 эш каралды. Суд каршына баскан 9 кеше штрафка тартылды, 14 е административ кулга алынды. Исегезгә төшерәбез: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны 60 көн дәвамында...
-
Андрей Зиньков киокусинкай каратэ буенча республика чемпионы булды
Киокусинкай каратэ буенча Түбән Камада узган Татарстан беренчелегендә яшь спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясады. Базарлы Матак урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Андрей Зиньков республика чемпионы булды. Аның абыйсы - аграр көллият курсанты Никита икенче урынны алды.
-
Лаеклы ялдагы әлкилеләрнең 80 процентына пенсияләрен өйләренә китереп бирәләр
Район почта хезмәткәрләре лаеклы ялдагы әлкилеләрнең 80 процентына пенсияләрен өйләренә китереп бирәләр. Алар шулай ук халыкка коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрен дә тараталар. Әйттк, үткән елда газга түләү өчен генә дә 88872 квитанцияне ияләренә таршырып, үзләре түли алмаганнардан акчасын да җыйганнар. Боларга башка хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрен һәм җыелган түләүләрне...
-
Әлки районы янгын сүндерү часте бинасында ремонт эшләре төгәлләнде
www.24auto.ru Район янгын сүндерү часте бинасында ремонт эшләре төгәлләнде. Бинаның түбәсе тулысынча яңартылган - профнастил белән ябылган. Янгын сүндерүчеләрнең ял бүлмәсе һәм ашханә дә ремонтланган. Әлеге бүлмәләрнең тәрәзәләре пластикка алыштырылган. Ремонт эшләренә 2 миллион 100 мең сум акча тотылган.