Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

15 гыйнвардан районның ау биләмәләрендә җәнлекләрне исәпкә алу башланды

www.thewallpapers.org 15 гыйнвардан районның ау биләмәләрендә җәнлекләрне исәпкә алу башланды. "Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты" акциясе 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге эшне җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов җитәкчелегендә егерьләр, идарәнең штаттан тыш хезмәткәрләре башкара. Аучылык биләмәләре 40 маршрутка бүленгән. Бер маршрут 5-15 чакрымга...

www.thewallpapers.org

15 гыйнвардан районның ау биләмәләрендә җәнлекләрне исәпкә алу башланды.

"Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты" акциясе 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге эшне җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов җитәкчелегендә егерьләр, идарәнең штаттан тыш хезмәткәрләре башкара. Аучылык биләмәләре 40 маршрутка бүленгән. Бер маршрут 5-15 чакрымга сузыла. Җәнлекләрне исәпкә алу өчен аларның эзләрен саныйлар. Исәпкә алу үткәреләсе маршрутта беренче көнне барлык эзләрне бетереп чыгалар. Ә икенче көнне шунда салынган эзләрне саныйлар. Безнең урман-кырларда нигездә куяннар, төлкеләр, кабан дуңгызлары, бүреләр, пошилар, кыр кәҗәләре көн күрә, аларның һәркайсы эзләре буенча таныла, ди Андрей Ерусланов. Урман-басуларда йөрү өчен кар машиналары (снегоход), чаңгылар файдаланалар. Көненә бер яисә ике маршрутны тикшереп чыгарга өлгерәләр икән. Җәнлек эзләре саналып, мәгълүматлар республика идарәсенә юллана. Ахыргы нәтиҗә анда чыгарыла. Җәнлекләрне мондый ысул белән санау 90 процентка кадәр дөрес нәтиҗә бирә, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев