Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырыла

www.52.mchs.gov.ru Районга Татарстан Диния нәзарәте казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бер тантанага килгәч, аңа кайберәүләр "авылда эш юк" дип зарланганнар иде. Ул исә "авылда 50 ел яшим, эшнең бетеп торганын бер дә хәтерләмим" дип уенын-чынын кушып җавап бирде. Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырыла. Район...

www.52.mchs.gov.ru

Районга Татарстан Диния нәзарәте казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бер тантанага килгәч, аңа кайберәүләр "авылда эш юк" дип зарланганнар иде. Ул исә "авылда 50 ел яшим, эшнең бетеп торганын бер дә хәтерләмим" дип уенын-чынын кушып җавап бирде.

Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергә әнә шуларны барлыйбыз.

Бу көннәрдә район авылларында барган җыеннарда "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары җитәкчеләре дә катнаша. Алар терлекчелектә савымчылар, бозау караучылар, зоотехниклар җитмәүдән зарлана. Шулай ук тракторчыларга, инженер-техник хезмәткәрләргә, агрономнарга да кытлык бар икән. Тиздән районның унлап авылында савым фермалары эшли башлый. Күбесенең корпуслары ремонтланган, ашату, саву системаларын монтажлыйлар. Хәзердән үк аларда эшләү өчен кадрлар туплау башланган.

"Хузангай" кооперативында берничә яңа юнәлештә эшләр башланырга тора. Әйтик, төзүче, терлекче кебек кадрлар аларга бүгеннән кирәк.

Ә инде авыл җирендә үз эшен булдырып, тора-бара аны җәелдерергә уйлаучылар өчен гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары оештыру юнәлеше тәкъдим ителә.

Ике ел инде крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып яңа эшли башлаучыларга федераль үзәктән акчалата грантлар бүлеп бирү программасы гамәлдә. Яңа фермер хуҗалыгы дип рәсмиләштерелүенә 24 айдан кимрәк вакыт үткәннәре санала. Грантның күләме 1,5 миллион сумга чаклы.

Әлеге средстволарны җир участогы сатып алуга, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү, аларны саклау, эшкәртү биналары төзүгә яки сатып алуга, биналарны ремонтлатуга, тирә-юнен тотып алуга, милеккә дәүләт теркәве үткәрүгә тотарга мөмкин. Акчаны су, газ, электр үткәрүгә, юлны төзекләндерүгә дә юнәлтергә була.

Грант акчасына яшь фермер терлек, техника, йөк автомобиле һәм тагылма агрегатлар, орлык, ашлама да сатып алырга мөмкин.

Ә инде гаилә фермасы оештырып эшли башлаучылар 5 миллион сумлык грантка дәгъва итә ала. Әлеге средстволарны гаилә фермасы төзелешенә, терлек-туар, җиһазлар сатып алуга тотарга була.

Районда әлеге грантны отучылар да бар. Әйтик, Ташбилгедән Фәргать Әхмәдиев 1,5 миллион сумлык грантка ия булып, 10 баш нәселле тана һәм тагылма агрегатлары белән МТЗ тракторы сатып алды.

Күптән түгел генә шул ук Ташбилге авылында яшәүче Роза Нуруллина да трактор һәм атлар сатып алуга 1 миллион 500 мең сумлык грант отты. Бүген Роза Нуруллина карамагында 36 ат бар. Тора-бара бу хуҗалык казылык җитештерү белән шөгыльләнергә ниятли.

Сезне бу тәкъдимнәр кызыксындырса, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев