10 июль 2019 яңалыклары
-
Атлар тук булыр – Әлки районының Борискино авылында терлек азыгы хәзерләү тулы куәткә бара
“Борискино” отрядында быел кышлатуга 364 баш ат белән керергә җыеналар. Карамалыда тагын 246 ат бар. Димәк, отрядка бу кадәр мал-туар өчен хәйран азык запасы туплыйсы.
-
2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән
Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.
-
Татарстанда күпфатирлы йортлар ремонтына 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
2019 елда республикада барлыгы 942 күпфатирлы торак йорт капиталь ремонт узарга тиеш.
-
Әлки районы: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 60 ел бергә яшәгән Раиса һәм Николай Романовларны "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләделәр
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Базарлы Матактагы Ана даны паркында билгеләп үтте район. Мондый бәйрәм уздыру өчен бик тә җайлы бу парк – иркен сәхнәсе дә, утырыр урыннары да, бала-чага өчен уен мәйданчыгы да бар.
-
Әлки районының Иске- Чаллы авыл җирлегендә гөрләтеп авыл көне үтте
Чаллы якларында авыл көне, авыл сабантуе кебек бәйрәмнәрнең күптән инде булганы юк иде. Истә калганнары – колхоз-совхозлар чоры маевкалары. Билгеле, район авылларында гөрләп бәйрәмнәр үткәндә, Чаллы халкы әзрәк кимсенеп тә куйгандыр, “нәрсә, әллә без башкалардан кимме?” дип аптырагандыр. Менә быел авыл җирлеге советы, аның рәисе Муса Исхаков башлангычы Һәм тырышлыгы белән бу сорауга җавап бирелде: юк, беркемнән ким түгел, Чаллы ягында бердәм, ачык күңелле, олы сүзгә, күмәк, биюгә хирыс халык яши, һәм ул дөньясын онытып ял итә дә белә!
-
Әлки районы: "Җиде бала табасымны күптән хәл иттем",- ди Наилә Фурасева
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә дә бәйрәм булды. Биредә Александр һәм Наилә Фурасевларны җиденче балалары – уллары Никита туу белән котладылар һәм бәхетле гаиләне тантаналы төстә өйләренә озаттылар.