15 февраль 2019 яңалыклары
-
Әлки районында совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар булды. Фото
80 нче елларның иң фаҗигале вакыйгасы – Әфганстан сугышы Бөек Ватан сугышыннан соң илебез өстенә килгән икенче зур кайгы. 9 ел 1 ай 19 көн барган бу канлы бәрелеш халкыбызга бик кыйммәткә төште, хисапсыз әрнү-югалтулар китерде. Әфганстанда 600 меңнән артык совет кешесе сугышчан-интернациональ бурычын үтәде. Шулардан 15 меңнән артык кеше һәлак булды, 50 мең солдат туган илгә яраланып кайтты. 1979 елның 25 декабрендә башланган Әфганстан сугышына 1989 елның 15 февралендә генә нокта куелды. Шул көнне Әфган чиген соңгы совет солдаты атлап чыкты. Ул вакыйгалардан соң инде 30 ел үтеп киткән.
-
Әлки районында бүген иртән өч машина бәрелешкән. Фото
Бүген, 15 февральдә, 8.30 сәгатьтә Алексеевск-Югары Колок автотрассасының 50 нче километрында (Базарлы Матак һәм Урта Биктимер авыллары арасында) өч автомобиль бәрелешкән.
-
Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте
Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.
-
Әлки районы: дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга ут-күз хәвефсезлеге турында сөйләде
“Ут белән уйнау куркыныч!” –дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов Базарлы Матактагы “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән шул хакта әңгәмә үткәрде.
-
Әлки районы Иске Кората җирлегендә халыкка эш тә бар, балалар да күп туа. Фото
“Авылны нәрсә яшәтә?” дигән сорауга күпләр: “Әйбәт хезмәт хаклы эш”,–дияр. Бу бик дөрес. Ә менә Иске Кората авыл җирлегендә яшәүчеләр бу яктан районда иң бәхетле халыктыр. Биредәге “Хузангай” җәмгыятендә һәркем күңеленә ошаган эшне таба ала.
-
Әлки районында “Ел педагог-оештыручысы” бәйгесендә Любовь Баканова һәм Лилия Хәбибуллина җиңү яулады
.