Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга ут-күз хәвефсезлеге турында сөйләде

“Ут белән уйнау куркыныч!” –дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов Базарлы Матактагы “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән шул хакта әңгәмә үткәрде.

Янгын инспекторының балалар белән очрашуы мавыктыргыч әңгәмә формасында узды. Ут-күз нәрсәдән килеп чыга, ул нигә кешеләр өчен зур куркыныч тудыра – инспектор боларны тәфсилләп аңлатты. Ут белән уйнауның хәвефле булуы, балаларга шырпы алырга ярамавы хакында да сөйләштеләр. Бәла-каза чыкса нишләргә кирәклеген дә төшендерде МЧС белгече сабыйларга, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын исләренә төшерде.

Өйдәге куркыныч тудырырга мөмкин әйберләр турында, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре хакында  әңгәмә корганнан соң Радис Инсапов малайларга-кызларга янгын сүндерүчеләрнең хезмәте, аларның киемнәре, ут белән көрәшкәндә нинди техника файдаланулары хакында да сөйләде.

“Балаларга кечкенәдән ут-күз белән сак булырга кирәклеген аңлату зарур. Алай гына түгел, олылар бу мәсьәләдә кечкенәләргә үрнәк күрсәтергә тиеш”,–ди янгын хәвефсезлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев