Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар булды. Фото

80 нче елларның иң фаҗигале вакыйгасы – Әфганстан сугышы Бөек Ватан сугышыннан соң илебез өстенә килгән икенче зур кайгы. 9 ел 1 ай 19 көн барган бу канлы бәрелеш халкыбызга бик кыйммәткә төште, хисапсыз әрнү-югалтулар китерде. Әфганстанда 600 меңнән артык совет кешесе сугышчан-интернациональ бурычын үтәде. Шулардан 15 меңнән артык кеше һәлак булды, 50 мең солдат туган илгә яраланып кайтты. 1979 елның 25 декабрендә башланган Әфганстан сугышына 1989 елның 15 февралендә генә нокта куелды. Шул көнне Әфган чиген соңгы совет солдаты атлап чыкты. Ул вакыйгалардан соң инде 30 ел үтеп киткән.

Фоторепортаж

Әфганстан сугышында районыбыздан 157 кеше катнашты.
Дүрт райондаш егетебез әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Яңа Алпар авылыннан Ирек Сөләйманов, Йолдыз поселогыннан Владимир Бурунов, Яңа Тумбадан (бу авыл хәзер Нурлат районы составында) Иван Семенов, Үргәгардән Әсхәт Курмашевның 20 яшьләре дә тулмаган килеш  яу кырында гомерләре өзелде.
25 әфганчы райондашыбыз, сугыштан исән чыгып та, яралардан һәм авырулардан вафат булдылар.
Инде арабызда булмаган 20 әфганчының яшәгән йортларына истәлек такталары куелды.
Районыбызда бүген 56 әфган сугышы ветераны яши.

Әлеге истәлекле дата районыбызда ел саен зурлап билгеләп үтелә. Ә быел ул аеруча масштаблы һәм тантаналы узды. 13 февральдә үткәрелгән бу чарага төрле районнардан һәм республика башкаласыннан күп кунаклар да килгән иде. Ватанпәрвәрлек рухындагы  тантаналарда мәктәп һәм агрокөллият филиалы укучылары, яшь армиячеләр дә катнашты.
Әйтергә кирәк, бу чараларны Әфганстан сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасы район бүлеге башлап йөри һәм оештыра. Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелек иткән бу бүлек республикада иң актив эшләүчеләрдән санала. Әфган сугышын үткән Рөстәм Солтан улы интернациональ сугышчыларны туплап, берләштереп тора. Алар райондагы бик күп чараларда катнашалар, укучыларга, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Рөстәм Шәйхетдинов башлангычы белән узган ел якташ- «әфганчыларга» багышланган, аларның истәлекләре тупланган “Вакыт безне сайлады” дигән китап дөнья күрде. Бүген инде арабызда булмаган интернациональ сугышчылар турындагы хатирәләр дә берәмтекләп саклана. Тыныч тормышта гомерләре өзелгән  әфганчылар истәлегенә алар яшәгән йортларга мемориаль такталар урнаштырылды.
Соңгы елларда Рөстәм Солтан улы берничә мәртәбә Әфганстан рес-публикасында  булып кайтты. Быелгы очрашуда катнашучыларга әлеге сәфәр турында фильм да күрсәтелде. Әфган халкының күпчелеге совет кешеләрен бик җылы хисләр белән искә ала икән. Безнең илнең турыдан-туры ярдәме белән төзелгән хастаханәләр, мәктәпләр, юллар, күперләр, торак йортлар өчен алар бик рәхмәтле, совет солдаты хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне карап, саклап торалар ди.
...Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган чаралар әлеге сугышта башларын салган якташларыбызны искә алу белән башланды. Әфганчылар Яңа Алпар зиратында Ирек Сөләйманов каберендә булдылар, Югары Кәчи зиратында янәшә җирләнгән Владимир Бурунов һәм Геннадий Павлов (ул тыныч тормышта вафат була) каберләрен зыярәт кылдылар, тере чәчәкләр салдылар.

Аннан соң райондашларыбыз һәм кунаклар “Алинә” универсаль спорт залында Ирек Сөләйманов истәлегенә багышланган волейбол ярышларын ачу тантанасында катнаштылар. Әлеге ачык турнирда, районыбызның ике командасыннан тыш, Нурлат, Чирмешән районнары волейболчылары да көч сынашты. Алгарак китеп булса да әйтик, көне буе барган киеренке бәйгедә нурлатлылар җиңү яулады.
Шуннан бәйрәм чаралары район үзәгендә Әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә төзелгән  мемориал янында дәвам итте. Биредә  Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев чыгыш ясады. Ул Әфган сугышында ил йөкләгән сугышчан һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәгән солдатларның каһарманлыгы, кыюлыгы, Ватан алдындагы югары җаваплылык хисе хакында горурлык белән сөйләде, аларның игътибар һәм хөрмәткә лаек булуын ассызыклады.
Митингта катнашучылар мемориал итәгенә һәм Азат итүче солдат һәйкәленә веноклар, чәчәкләр салдылар. Аннан әфганчылар, укучылар, “Яшь гвардия» әгъзалары сафларга тезелеп район мәдәният йортына юл тотты. Хәрби киемдәге мәктәп балаларының бүген инде арабызда булмаган әфганчыларның портретлары белән “Үлемсез полк” колоннасы булып атлавы бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Әфганстан сугышын кичкән каһарманнарның “Үлемсез полк” сафларында “атлавы” – әле Россия күләмендә бездә беренчесе икән! Аның дәвамлы буласына шик юк.
Район мәдәният йортында да әфганчыларны эчтәлекле программа көтә иде.
Тантанада катнашучыларны  район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Әфганстан сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасы район бүлеге рәисе урынбасары, Юхмачы урта мәктәбе директоры Петр Чулков, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев, Әфганстан сугышы инвалидлары Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ оешмасы рәисе Альберт Кукаркин сәламләделәр.
Алар тугыз елга сузылган Әфган сугышының ил өчен зур фаҗига булуын, күпме  яшь гомерләрне өзүен, язмышларны җимерүен, аналарны, балаларны ятим итүен әрнү белән сөйләделәр. Шул ук вакытта солдатларыбызның сугышчан бурычларын үрнәк төстә үтәүләрен билгеләп үттеләр.
“Әфганнан Чечняга чаклы” вокаль-инструменталь ансамбле, Зәйдән килгән җырчы Әмир Сөләйманов чыгышлары 30 ел вакыт узса да күңел яраларыннан һаман кан саркытып торучы әлеге шомлы вакыйгаларның фаҗигале асылын кабат искәртеп, күзләрдән яшь китерде.
Йомгаклап шуны да әйтәсе килә: Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов районыбызда үткән  бу чараларны бик югары бәяләде, “Сездәге әфганчы ветераннар  мондый зур эшләр белән шөгыльләнә дип күз алдына да китермәгән идем.  Әлкилеләрне  без хәзер республика районнары, алай гына да түгел, шәһәр иҗтимагый оешмаларына үрнәк итеп куячакбыз. Алга таба тагын да зуррак уңышлар сезгә!” диде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев