3 февраль 2012 яңалыклары
-
3 февраль 2012 - 06:02Йолдызыбыз кабат балкысын идеТабигатьнең сокланып туймаслык почмагында урнашкан Йолдыз авылында бүгенге көндә 22 кеше яшәп ята. Аларның да ундүрте пенсионер инде. Биредә үткән халык җыенында Раиса Григорьевна Стюфеева да катнашты. Ул - утыз ел савымчы булып эшләгән, тырыш хезмәте белән Татарстанның атказанган савымчы исемен алган, Йолдызда яшәп өч бала үстергән, хәзер инде ялгызы...
-
3 февраль 2012 - 05:58Район башлыгы призы өчен көрәштеләр«Алинә» универсаль спорт залында Әлки муниципаль районы башлыгы призларына татарча көрәш бәйгесе булды. Анда район мәктәпләре укучылары һәм авыл яшьләре көч сынашты. 200 дән артык көрәшче катнашкан ярышны 300 дән артык кеше тамаша кылды һәм матур көрәш караудан зур канәгатьләнү алды.
-
3 февраль 2012 - 05:48Яңа линияләр эшли"Хузангай" кооперативында ярма тарттыру һәм аларны фасовкалау өчен сатып алынган ике яңа линия эшли башлады.