Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 9 ноябрь 2012 яңалыклары

    • 9 ноябрь 2012 - 05:26
      Җаваплы хезмәткә хәер-фатиха
      7 ноябрьдә көзге чакырылыш буенча армиягә алынырга тиешле егетләрнең беренче төркемен дуслары, туганнары хәрби хезмәткә озаттылар. Болар Әхмәт авылыннан Зәйнуллин Илнар, Ташбилгедән Зәйдуллин Рамил, Югары Әлморзадан Нотфуллин Азамат һәм Урта Әлкидән Ямалетдинов Наил.
    • 9 ноябрь 2012 - 05:23
      Кыенлыктан курыкмыйча
      Мөнип Хаҗип улы Шакиров башкалабызда билгеле шәхес. Ул күп еллар буена җаваплы урыннарда хезмәт куеп, җәмгыятне үзгәртеп кору чоры башланганчы Казанны төзекләндерү эшләренең эчендә кайнап яшәгән мактаулы кеше.
    • 9 ноябрь 2012 - 05:21
      Сыер сыйлы да, акчалы да итә
      3 ноябрьдә шәхси хуҗалыклардан сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар алдынгыларының район слеты булды. Слетка тугыз айлык йомгаклар буенча иң күп сөт сатучылар, халыктан иң күп сөт җыючылар, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
    • 9 ноябрь 2012 - 05:17
      Президент вәгъдәсен үти
      Киләсе атнадан Иске Камка һәм Әхмәт авыллары урамнарына асфальт юллар салу эшләре башлана.
    Реклама