Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җаваплы хезмәткә хәер-фатиха

7 ноябрьдә көзге чакырылыш буенча армиягә алынырга тиешле егетләрнең беренче төркемен дуслары, туганнары хәрби хезмәткә озаттылар. Болар Әхмәт авылыннан Зәйнуллин Илнар, Ташбилгедән Зәйдуллин Рамил, Югары Әлморзадан Нотфуллин Азамат һәм Урта Әлкидән Ямалетдинов Наил.

Ә аңарчы, 2 ноябрьдә, район мәдтният йортында призывник көне уздырылды. Егетләрне күптән инде болай зурлап армиягә озатканнары юк иде. Әлеге чарага аларның әти-әниләре, дуслары, район җитәкчеләре, ветераннар, Базарлы Матак мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чакырылган иде.
Призывник көне бик тантаналы башланып китте - залга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы байракларын алып керделәр. Аларны зал аякүрә басып, призывникларны каршылады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова егетләргә мөрәҗәгать итеп болай диде:
-Әлки районы егетләренең күпчелеге армиягә теләп китә, тырышып хезмәт итеп кайта. Билгеле, кырыс солдат хезмәтен намус белән үтәү өчен сездән күп көч, батырлык таләп ителәчәк. Ләкин шуны белеп торыгыз: армиядә тормыш мәктәбе үтеп кайткач, сез инде теләсә нинди авырлыкларны җиңә алачаксыз. Чөнки армия тормыш тәҗрибәсе бирә. Командирларыгыз боерыкларына игътибарлы булыгыз. Онытмагыз: сезне биредә, туган авылларыгызда, якыннарыгыз көтә.
Аннары сүз ТР буенча хәрби комиссариатның район бүлеге начальнигы Виктор Лаврентьевка бирелде.
-Илнең Кораллы Көчләрендә хезмәт итү - һәр ир-ат үтәргә тиешле бурыч ул. Әлки районында матур традицияләр яшәп килә. Хәтта район байрагында да бит туган як сакчысы - атлы сугышчы сүрәтләнгән. Хәзерге вакытта безнең арада 34 Бөек Ватан сугышы ветераны, төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 126 ир-ат, 57 "әфганчы" яши. Аларның мисалы яшь буын өчен үрнәк булсын иде,-диде ул һәм, егетләрне армиядә ниләр көтүен, ә хезмәткә китәр алдыннан Татарстан егетләренә кәрәзле телефон, бөтен кирәк-ярак салынган призывник сумкасы биреләчәген әйткәннән соң, өстәп куйды:
-Хезмәт итеп кайткач, сез шушы бер елның тормышыгыздагы иң кызыклы, иң мәгънәле вакыт булганлыгын аңларсыз. Егетләр белеп торыгыз: кайда гына хезмәт итсәгез дә, артыгызда туган районыгыз, Татарстаныбыз. Авыр хәлгә калсагыз, сезне мыскыл итсәләр, түзеп тормагыз, хәбәр итегез. Чөнки сез ялгыз түгел, сезне якларлык көчләр җитәрлек бездә.
Сәхнәгә сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмаларының район советы рәисе Фаиз ага Шакиров та күтәрелде, егетләргә үзенең аталарча җылы теләкләрен җиткерде.
-Армиягә мине 1951 елда алдылар, биш ел хезмәт иттем, ике тапкыр ялга кайтып килдем. Мине тагын хезмәткә калырга үгетләделәр дә, өйдә әти-әни елашты, аларны тыңлап кына авылга кайттым. Беләсезме, армиядә алган чыныгу гомерем буе кирәк булды. Кайда гына эшләсәм дә, хәрби хезмәт тәрбияләгән җаваплылык хисе булышты миңа. Бернәрсәдән дә курыкмагыз, нәрсә тиеш, шуны үтәгез һәм чын ир-егетләр булып әйләнеп кайтыгыз,-диде ул.
-Бер еллык солдат хезмәте берни түгел ул. Армиядә хезмәт иткән егет башкалардан бер баскыч югарырак тора, аларга тормыш итүе дә ансатрак. Әти-әниегез йөзенә кызыллык китермичә хезмәт итегез, исән-сау әйләнеп кайтыгыз,-дип, үз теләкләрен җиткерде быел улын армиягә озатучы Сәгыйть Гатауллин.
Призывникларга хәерле хезмәт теләүчеләр арасында сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының район оешмасы җитәкчесе "әфганчы" сугышчы Рөстәм Шәйхетдинов, үткән елның июнендә армиягә чакырылып, хәрби хезмәтне Карагай-Черкесиядә үткән һәм ефрейтор званиесендә өенә әйләнеп кайткан Алексей Колбасов та бар иде. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин егетләргә җылы теләкләре белән бергә истәлекле бүләк - кул сәгатьләре дә тапшырды. Яр Чаллы шәһәрендә инженер-икътисад академиясен (ИНЭКА) тәмамлап, инде армиягә китәргә җыенучы Хузангай авылы егете Юрий Морелев барлык призывниклар исеменнән рәхмәт әйтеп, ата-бабалары батырлыгына лаек булу өчен тырышып хезмәт итәчәкләренә ышандырды.
Кичәне "Импульс", "Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбле, мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышлары бизәде. Призывниклар көнен тәэсирле итеп район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Татьяна Петухова алып барды.
-Районыбызның иң яхшы егетләренә җаваплы бурыч йөкләнә - туган илебезне саклау бурычы. Без ышанабыз: сезнең һәрберегез аны намус белән үтәү өчен барысын да эшләячәк,-дигән сүзләр белән тәмамлады ул тантананы.
Аңа кушылып, без дә армиягә китәчәк улларыбызга имин хезмәт, исәнлек телик. Бурычларын үтәп, сау-сәламәт булып туган ягыбызга әйләнеп кайтсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призыв