Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Президент вәгъдәсен үти

Киләсе атнадан Иске Камка һәм Әхмәт авыллары урамнарына асфальт юллар салу эшләре башлана.

Күптән түгел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызда булганда, халык соравын искә алып, Иске Камка авылының үзәк урамына һәм Әхмәттә асфальт юлдан мәдәният йортына кадәр асфальт салдырырга ышандырып киткән иде. Инде киләсе атна башыннан "Алексеевскдорстрой" юл төзүчеләре әлеге эшкә керешәчәкләр дә. Башта әле юлларга ком, таш түшәлә. Әгәр һава торышы уңай булса, асфальты да җәеләчәк.

Чуаш әдипләре бездә кунакта
Бүген районыбызга чуаш телендә иҗат итүче бер төркем язучылар һәм шагыйрьләр килә.
Казанда һәм республикада яшәп иҗат итүче чуаш әдипләре, Чуашия Республикасыннан һәм Тольятти шәһәреннән каләм осталары "Хузангай дәресләре" ("Уроки Хузангая") дип аталган семинарга җыелачак.
Семинарның төп өлеше Педер Хузангайның туган авылы Сихтермә-Хузангайда үтә.

Кемгә - каникул, кемгә - имтихан
Мәктәп балалары көзге каникулда ял итә.
Икенче чирек укулары киләсе дүшәмбедә башлана. Дөрес, 11 нче сыйныфлар укучыларына иркенләп ял итәргә туры килмәде. Кичә алар рус теленнән сынау рәвешендә (пробный) БДИ тапшырдылар. Математикадан белемнәрен сынап карау исә 12 ноябрьгә билгеләнгән. Бу уку елында районда 122 егет һәм кыз 11 сыйныфны тәмамлый.

Егетләргә баедык
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә биш малай дөньяга килде.
Нарасыйларның икесе - гаиләдә өченче балалар, калганнары - беренче, икенчеләр.

Наркотик сатучыларны фаш итик
12-23 ноябрьдә республикада "Кайда үлем белән сату итәләр - хәбәр ит" Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы уза.
Акциянең максаты - наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз тарату һәм куллану проблемасына халыкның игътибарын җәлеп итү, наркотиклар сатучылар һәм наркопритоннар тотучылар өчен җәмәгатьчелек тарафыннан түзеп тора алмаслык вәзгыять тудыру. Әгәр сезгә наркотикларны законсыз куллану һәм сату очраклары билгеле икән, бу хакта (8-84342)5-27-31 телефоны буенча Россия ФСКН Чистай районара бүлегенә шылтыратып хәбәр итсәгез иде.

Яңа төр кредит алыгыз
Россия Саклык банкының 4678 нче Алексеевск бүлеге хәбәр итә:
2012 елның 1 ноябреннән шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга теләсә нинди максатларга кыска срокта, залогсыз "Доверие" кредиты алу мөмкинлеге туды. Тел.: 8 (84346) 2-10-63, 2-00-57.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РТ