16 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
16 гыйнвар 2013 - 05:34Кышлату кырыс таләпләр куяРайон хуҗалыкларында 9803 баш савым сыеры һәм 20 баш үгез-таналар асрала. Аларны исән-имин кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләнде. Терлек азыгы алдагы елдан да калган иде. Кыскасы, хуҗалыкларда бүген маллар санын киметмичә кышлату өчен мөмкинлекләр бар.
-
16 гыйнвар 2013 - 05:32Чаңгычыларны салкын куркытмыйҮткән якшәмбедә "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында район беренчелегенә чаңгы узышлары булды. Чаңгы шуу спортның кышкы төре булса да, оештыручылар бу бәйгене быел Казанда узачак зур вакыйгага - ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышладылар. Көн шактый суык иде, әмма салкын чаңгычыларны куркытмаган, ярышларга күп кеше җыелды.
-
16 гыйнвар 2013 - 05:28Министрлык бүләкләде"Россельхозцентр" ТР филиалының Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафин республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.