Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Министрлык бүләкләде

"Россельхозцентр" ТР филиалының Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафин республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Әлеге бүләккә Рафик Бисияр улы районда орлыкчылыкны яхшырту һәм үсемлекләрне саклау буенча нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булды.

Түбәләрне кардан чистартырга!
Бүген барлык оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре торак йортлар, социаль һәм сәүдә объектлары түбәләрен кардан һәм боздан арындыруны оештырырга тиешләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин әнә шундый фәрман чыгарды. Аңлашыла ки, бу биналар һәм корылмалар түбәләренең калын кар катламы басымы астында ишелүен кисәтү өчен зарур. Шулай ук тротуарларны һәм баскычларны бозлануга каршы реагентлар белән эшкәртү мәслихәт.

Телефоннарын табып бирделәр
Узган 2012 елда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре урланган яисә югалган егермедән артык кәрәзле телефонны табып ияләренә тапшырдылар.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки район бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов шундый 5 әлкилегә телефоннарын кайтарды. Телефоннарыннан колак кага язган кешеләр полиция хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Оперативниклар исә һәркемгә үз мөлкәтләренә сакчыл карарга, игътибарлы һәм уяу булырга киңәш итәләр.

Елның беренче бәбиләре
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз дөньяга килде.

Өлкәннәргә бәйрәм ясадылар
Үткән җомгада Н.Дәүли исемендәге гимназия коллективы Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына концерт белән барды.
Укучылар һәм укытучылар башкаруындагы җыр-биюләр, сәхнәләштерелгән көлкеле күренешләр, матур шигырьләр өлкәннәрнең күңеленә бик хуш килде. Алар концертны рәхәтләнеп карадылар, үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Гимназия директоры Фәридә Яруллина өлкәннәргә җылы оекбашлар, тәм-томнар таратты. Интернатка "Россия пенсионерлар берлеге"нең район җирле бүлеге җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина да килгән иде. Ул биредә тәрбияләнүчеләр алдында чыгыш ясап, бәйрәмнәр белән тәбрикләде, хәлләрен сорашты. Рәйсә Хәсәновна интернатта яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча төрле чаралар башкарылачагын, аерым алганда, өлкәннәр һәм инвалидларны компьютер белән эш итәргә өйрәтәчәкләрен әйтте. Ул шулай ук интернаттагы яшәү шартларын ачыклау өчен тиздән биредә анкеталау үткәреләсен хәбәр итте.

Каникулда Мәскәүдә булдылар
Кышкы каникуллар төгәлләнде, бу атнаның дүшәмбесендә мәктәпләрдә укулар башланды.
Балалар каникул көннәрендә рәхәтләнеп ял иттеләр, чыршы бәйрәмнәрендә күңел ачтылар. Ә 6-10 нчы сыйныфларда укучы 28 малай һәм кыз "Мәскәүдә Яңа ел" турында катнаштылар. Алар берничә көн Мәскәүдә булып, башкаланың истәлекле урыннары белән таныштылар.

Йөз яшьлек Клавдия әби вафат
Узган елның декабрендә 100 яшен тутырган Клавдия Казанкова вафат булды.
Клавдия Михайловна Бөек Ватан сугышында ирен югалткан, җиңүне якынайту өчен үзен-үзе аямый тылда хезмәт иткән фидакарь әби иде. Соңгы елларда ул кызы Валентина тәрбиясендә Базарлы Матакта яшәде.

03 хәбәр итә
Район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" хезмәте медиклары үткән атнада 157 чакыру буенча барып медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Салкын тидереп, сулыш юллары ялкынсыну, кискен респиратор чирләр белән авыручылар бүген бермә-бер арткан. "Ашыгыч ярдәм"гә шундый 38 авыру мөрәҗәгать иткән, аларның 17 се - балалар. Кан басымы күтәрелгән 23 кешегә, шулай ук бүтән төр хасталарга тәҗел медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Яшь көрәшчеләр сынатмады
10 гыйнварда Нурлат шәһәрендә яшьләр һәм үсмерләр спорт мәктәпләре укучылары көрәш буенча ярышларда катнашты.
Дүрт районнан җыелган яшь көрәшчеләр арасында безнекеләр үзләрен бик тә лаеклы тотты - унөч үсмер призлы урыннар алып кайттылар. Үз үлчәүләрендә Демидов Илнар, Мәрдиев Салават, Хәмидуллин Илназ, Мәрдиев Илназ, Миндубаев Рәмис беренче урыннарны алдылар. Зәйнуллин Данил, Мәхмүтов Илназ, Абдуллин Рәзил, Зыятдинов Рәис, Абдуллин Алмаз һәм Хафизов Алмаз икенче нәтиҗәләргә ирештеләр. Ә Минһаҗев Илнур белән Сабиров Марат өченче урында.Үсмерләр тренерлар Илдар Әхмәров һәм Рәмис Вафин төркемнәрендә шөгыльләнәләр.

Айдинов премиясе белән бүләкләнде
Казан аграр университетының механика факультетында укучы Илнур Гайфуллин (ул Үргәгар авылыннан) башкала мериясенең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан диплом белән бүләкләнде, А. Айдинов исемендәге премиягә лаек булды. Әлеге бүләкне егет җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм студентлар формированиеләре эшчәнлегендә актив катнашканы өчен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МВД