Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычыларны салкын куркытмый

Үткән якшәмбедә "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында район беренчелегенә чаңгы узышлары булды. Чаңгы шуу спортның кышкы төре булса да, оештыручылар бу бәйгене быел Казанда узачак зур вакыйгага - ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышладылар. Көн шактый суык иде, әмма салкын чаңгычыларны куркытмаган, ярышларга күп кеше җыелды.

Чаңгы узышында 19 оешмадан һәм 16 авыл җирлегеннән 166 кеше катнашты. Базарлы Матак урта мәктәбе, гимназия, халыкка социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф идарәсе, район үзәк хастаханәсе, урман хуҗалыгы, мәдәният бүлеге, агрокөллият коллективлары аеруча актив булды. Ир-атлар 5 чакрымлы, ә хатын-кызлар 3 чакрымлы дистанциядә узыштылар.
35 яшькә кадәрге ир-атлар арасында призлы урыннарга Сихтермә-Хузангайдан Александр Калеев, электр челтәрләреннән Илдар Сөләйманов һәм гимназиядән Руслан Советников ия булды, 35 яшьтән өлкәнрәк ирләр арасында исә алдынгылыкны ДЮСШ тан Николай Ирдинкин, Борискинодан Владимир Сидоров һәм гимназиядән Олег Астафьев бүлеште.
35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Базарлы Матак урта мәктәбеннән Анна Чуманова, Алинә Сафина, Иске Чаллыдан Гөлнара Вәгыйзова алдынгы булдылар. 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында иң җитезләр - Иске Салманнан Әнисә Хәйруллина, район үзәк хастаханәсеннән Татьяна Стрелкова һәм агрокөллияттән Лидия Ионова.
Өлкән яшьтәге чаңгычылар арасында Базарлы Матактан Виктор Белов, муниципаль район советы хезмәткәре Вайыс Даутов, Кошки авылыннан Әлфирә Нуртдинова, Равил Шакиров, ветеринария берләшмәсеннән Зоя Советникова, Чуаш Кичүеннән Нәфисә Гыйльметдинова әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Җиңүчеләргә «Бердәм Россия» партиясенең Мактау грамоталары һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең истәлекле призлары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лыжный сезон