Берничә елдан бирле инде "Хузангай" кооперативы үзендә җитештерелгән продукция белән авылларга йөреп сәүдә итә. Үзебезнең басуларда үстерелгән һәм Хузангай авылындагы цехларда эшкәртелеп махсус капларга тутырылган төрледән-төрле ярмаларны, көнбагыш маен, ак онны, яңа пешкән икмәкне авыл халкы бик теләп, яратып сатып ала. Үзебезнең төбәктә җитештерелгән ашамлыклар ышанычлы да, тәмле дә шул....