Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беребез дә битараф булмыйк!

Республикада балаларга карата кылынган коточкыч җинаятьләр бөтен халыкны тетрәндерде. Әлеге хәлләрдән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның иминлеген тәэмин итү максатында ашыгыч чаралар күрергә, мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге һәр сабый өчен җаваплы кеше (баланың ата-анасы, ата-аналар комитетлары әгъзалары, волонтерлар һ.б.) билгеләргә әмер бирде. Бу атнада районыбыз мәктәпләрендә дә әлеге...

Февраль башында Чаллы шәһәрендә икенче класс баласы Василиса Галицина мәсхәрәләп үтерелгән иде. Бу кансыз җинаятьне кылуда шикле бәндә инде тотылды. Әлеге вәхшилектән соң айнып та өлгермәдек, Алабуга шәһәрендә 8 яшьлек Настя исемле кызның көчләнеп, кыйналып, кар көртендә үлергә калдырылуы мәгълүм булды. Инде узган атнада тагын бер фаҗига - Уссурийск шәһәрендә мәктәптән кайтып килүче 8 яшьлек кызны утыртып китәләр һәм көчләп, мәсхәрәләп мәетен кырга ташлыйлар…
Бу яман вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Чөнки чит балалар булмый, чит хәсрәт тә булмый. Шул ук вакытта һәркем балаларның иминлеген кайгыртуны арттыру кирәклеген дә аңлагандыр. Әйе, без бүген уяулыкны көчәйтергә, үзен-үзен якларлык яшькә җитмәгән балаларны бер генә минутка да күзәтүчесез калдырмаска, мәктәпкә, укулардан соң була торган түгәрәкләр, секцияләр занятиеләренә озата барырга, каршы алырга тиешбез. Билгеле, беренче чиратта бу ата-ананың бурычы. Ә инде әти һәм әнинең баласын һәр көнне озатырга-каршы алырга мөмкинлеге юк икән, аны сыйныфташлары белән бергә күмәкләшеп йөрергә өйрәтергә, өлкән яшьтәге укучыларның, күрше-күләннең сабыйларга күз-колак булуын сорарга кирәк.
Балаларга исә таныш булмаган кешеләр белән аралашуның, кая да булса ияреп китүнең куркыныч булуын төшендерү зарур.
Мәктәпләрдә үткән ата-аналар җыелышларында әнә шулар хакында җитди сөйләшү булды. Җыелышларның күбесендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә катнашты. Билгеле, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге сабыйларны, ягъни башлангыч сыйныф укучыларын күзәтүсез калдырмау мөһим. Балаларның мәктәпкә килүе-китүе хакында сыйныф җитәкчесе белән ата-аналарның хәбәрләшеп торуы мәслихәт. Җыелышларда әти-әниләр кечкенә авыллардан база мәктәпләренә автобуслар белән йөртелүче балаларның хәвефсезлеген кайгырту, автобус шоферларының җаваплылыгын арттыру мәсьәләсен дә күтәрделәр.
Кеп-кечкенә, гөнаһсыз сабыйларның кансыз җинаять корбаны булуы - барыбыз өчен дә олы кайгы. Бу хәлләр иң кырыс сабак булсын, алар бүтән кабатланмасын өчен барысы да эшләнсен иде. Балаларның әти-әниләре генә түгел, без олылар барыбыз да сабыйларның иминлеге турында кайгыртырга, битараф булмаска тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Преступление