Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сәхнәдә – полицейскийлар

Ватанны саклаучылар көненә багышланган үзешчәннәр концертын тамашачылар яратып кабул итте.

Узган шимбәдә булган әлеге концертта район эчке эшләр бүлеге, РОСТО (ДОСААФ), янгын сүндерү часте коллективлары чыгыш ясады. Сәхнәгә әлеге коллективларның җыр-бию осталары гына түгел, аларның гаилә әгъзалары да чыкты. Концертның һәр номеры, бигрәк тә балалар чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Укытучылар спартакиадасы
Укытучыларның район җыелма командасы педагогика хезмәткәрләренең республика спартакиадасында катнашты.
Зеленодольск шәһәрендә узган ярышларга районыбыздан 19 педагог барды. Алар чаңгыда, тимераякта шуу, аркан тартышу, йөгерү, шахмат уйнау кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар һәм әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Юл җавапсызларга карата кырыс
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүчеләрне ачыклау буенча чаралар үткәрүне дәвам итәләр.
Февраль аенда 3 рейд уздырып, инспекторлар 7 исерек шоферны тоткарлаганнар. Аларның икесе инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган, берсе үз машинасына утырмаган - автомобиль хуҗасы "корыч ат" белән идарә итүне танышына тапшырган. Айнык булмаган шоферны рульгә утырткан өчен бер җитәкче җавапка тартылган. Ике җитәкчегә исерек килеш машина йөртергә ярамаганлыкны аңлатырга - әңгәмә үткәрергә туры килгән инспекторларга.
Февраль аенда юл-транспорт кагыйдәләрен бозуның 184 очрагы теркәлгән. 19 авариядә машина йөртүче яки пассажир тән җәрәхәтләре алган.

Иртәгә район советы утырышы була
2 мартта 14.00 сәгатьтә муниципаль район советының 21 нче утырышы була.
Анда районның 2012 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2013 елга планнар турында сүз барачак. Утырыш Базарлы Матакта Балалар иҗаты йортында була.

Өстәл теннисы осталары ярышты
27 февральдә ДЮСШ 1996 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышлары үткәрде.
Әлеге бәйге IХ укучылар спартакиадасына әзерлек кысаларында оештырылды. Чуаш Кичүе урта мәктәбеннән Мусина Айгөл һәм Мусин Илназ үзләрен иң осталар итеп күрсәттеләр һәм беренче урыннарны алдылар. Каргадан Гөлкәй Хисмәтова һәм Иске Чаллыдан Айнур Гибадуллин - икенче, Иске Матактан Ольга Курзаева һәм Түбән Әлкидән Ленар Яруллин - өченче урыннарга ия булдылар. Беренче, икенче урыннарны алган малайлар һәм кызлар 4-7 мартта Казанда Спартакиадада район данын яклап чыгыш ясаячак.

Кадетларның «борынына чирттеләр»
Юхмачы мәктәбенең "Йолдыз" хәрби-патриотик клубы әгъзалары (җитәкчеләре Андрей Романов) спортның сугышчан төрләре буенча кадетларның сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитетының күчмә кубогына республика спартакиадасында катнашты.
Үсмерләр барлык этапларда бик яхшы чыгыш ясап, көндәшләре - кадетларны артта калдырдылар һәм ату, гомуми физик әзерлек, строй белән йөрү буенча призлы урыннарны алдылар. Шулай итеп, "Йолдыз" клубы республиканың 30 кадет мәктәбе арасында иң яхшы унлыкка керде.

Яшел кырда җиңү яулады
Үткән шимбәдә Демидовка авылы клубында бильярд буенча турнир үткәрелде.
Яшел кырда осталыкларын, мәргәнлекләрен өлкән буын уенчылар күрсәтте. Көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итеп, Михаил Аргудяев җиңү яулады. Михаил солдат хезмәтен Әфганстан Республикасында үткән, шунда сугышчан чыныгу алган.

Кинотеатр спорт матчларын күрсәтә
Халыкка кино хезмәте күрсәтүне яхшырту максатыннан "Колос" кинотеатрына киң экранлы, 3D форматта эшли ала торган телевизор кайтарылды.
Кинотеатрда цифрлы телевидение карау мөмкинлеге дә бар - тамашачыга тапшыруларның тулы пакеты тәкъдим ителә.
Кинотеатр спорт яратучыларны да үзенә чакыра: хоккей матчларын, футбол уеннарын турыдан-туры һәм зур экранда, фикер алыша-алыша карап утыру күңеллерәк бит. Биредә хәзер шәһәр кинотеатрларындагы кебек сок, су, попкорн ише "өстәмә рәхәтлекләр" дә алырга мөмкин. Кинотеатр тамашачыларны һәркөнне үткәрелә торган сеансларына көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РОСТО (ДОСААФ)