Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 19 февраль 2014 яңалыклары

    • 19 февраль 2014 - 16:07
      Район советы утырышы була
      21 февральдә сәгать 10 да муниципаль район советының егерме тугызынчы утырышы була. Анда районның 2013 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2014 елга планнар турында сүз барачак. Утырыш Базарлы Матакта балалар иҗат йортында була. фото www.n-west.ru сайтыннан
      435
      0
      0
    • 19 февраль 2014 - 13:03
      “Магнит” кибете каравылчысы 38 плитә шоколод урлап тотылган
      Район үзәгендәге "Магнит" кибете каравылчысы 38 плитә шоколод урлап тотылган. Үзе үк кибетнең мөлкәтен сакларга тиешле каравылчы сәүдә йортына 1717 сумлык зыян салган. Район полицейскийлары каракның эзенә тиз төшә. Аңа карата административ эш кузгатыла. Эчке эшләр бүлегеннән өенә кайтарып җибәрелгән карак шул ук көнне җәмәгать урынында исереп йөргәне өчен административ...
      529
      0
      0
    • 19 февраль 2014 - 12:03
      Район халкының өчтән бере яшәгән Базарлы Матак авыл җирлегендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды
      Район үзәгенең "Колос" кинотеатры бинасында Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы булды. Җыен буласы турында алдан "Әлки хәбәрләре" газетасында да хәбәр ителгәнгәдер, аның эшендә халык күп катнашты. Күпләр үзен борчыган сорауларга ачыклык кертте, тәкъдимнәрен җиткерде. Саннар телендә Базарлы Матак авыл җирлеге ике авылны берләштерә. Җирлектә 6985 кеше яши. Шуларның...
      354
      0
      0
    • 19 февраль 2014 - 11:01
      Рөстәм Шәйхетдинов президент бүләгенә ия булды
      Әфганстан сугышы һәм бүтән локаль конфликтлар инвалидлары республика иҗтимагый оешмасының районыбыз бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул бу дәрәҗәле бүләккә яшьләрне әхлакый-патриотик рухта тәрбияләү эшен оештыруга керткән зур өлеше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булды.
      1119
      0
      0
    • 19 февраль 2014 - 09:43
      Өч авылда 120 лампа яна
      Урамнарны яктырту өчен акча җыю тәкъдимен Иске Салман җирлегендә яшәүчеләр хуплап чыккан һәм әйткән сүзләрендә нык торалар: бүгенге көндә өч авылда 120 лампа урам-тыкрыкларны яктырта (аларның 15 е - кечкенә генә Яңа Баллыкүлдә). Алдан килешү буенча әле тагын 60 лампа куясылары бар икән. Урамнардагы һәр икенче баганага эләләр бит аларны....
      412
      0
      0
    • 19 февраль 2014 - 05:07
      Төнге урамда үсмерне хәвеф сагалый
      Балаларга төнлә олылардан башка урамда йөрергә, җәмәгать урыннарында булырга ярамый. Бу хактагы закон 2010 елдан бирле гамәлдә инде. Ә бездә ул ничек үтәлә соң? -Әлеге закон беренче чиратта балаларның иминлеген кайгыртуга, аларның саулыгына, физик, интеллектуаль үсешләренә зыян салынудан саклауга юнәлтелгән,-ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы...
      583
      0
      0
    Реклама