Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төнге урамда үсмерне хәвеф сагалый

Балаларга төнлә олылардан башка урамда йөрергә, җәмәгать урыннарында булырга ярамый. Бу хактагы закон 2010 елдан бирле гамәлдә инде. Ә бездә ул ничек үтәлә соң? -Әлеге закон беренче чиратта балаларның иминлеген кайгыртуга, аларның саулыгына, физик, интеллектуаль үсешләренә зыян салынудан саклауга юнәлтелгән,-ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы...

Балаларга төнлә олылардан башка урамда йөрергә, җәмәгать урыннарында булырга ярамый. Бу хактагы закон 2010 елдан бирле гамәлдә инде. Ә бездә ул ничек үтәлә соң?

-Әлеге закон беренче чиратта балаларның иминлеген кайгыртуга, аларның саулыгына, физик, интеллектуаль үсешләренә зыян салынудан саклауга юнәлтелгән,-ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Гөлнур Сәгыйтова. -Үсмерләрне кичке, төнге урам маҗаралары белән ымсындырадыр да бәлки. Тик бит анда баланы күпме хәвеф сагалый. Рухи яктан да, физик яктан да ныгып җитмәгән үсмерләр начар кешеләргә иярергә, тискәре йогынтыга бирелергә, яман гадәтләргә өйрәнергә мөмкиннәр. Аннан соң, Алла сакласын, баланың үзенә карата җинаять эшләү куркынычы да бар бит.

Гөлнур ханым узган ел районыбызда алты үсмернең җинаять юлына басканлыгын зур борчу белән билгеләп үтте. Балигъ булмаган балаларның исерткечтән авыз итү очраклары да бар.

-Сирәк булса да, балаларның кичке, төнге сәгатьләрдә урамда йөрү очракларына да тап булабыз,-ди Гөлнур Сәгыйтова. -Аларга болай эшләргә ярамаганлыгын аңлатабыз, әти-әниләрен чакыртып, алар белән өйләренә озатабыз. Төнге сәгатьләрдә улына я кызына урамда йөрергә рөхсәт иткән өчен ата-анасына беренче мәртәбә кисәтү ясыйбыз. Ә икенче тапкыр шундый хәл кабатланса, 500 сумнан да ким булмаган штраф түләтергә туры килә. Боларның барысы да баланың хәвефсезлеге хакына эшләнә!

Әфган сугышын үткән райондашыбыз Рөстәм Шәйхетдинов берсендә:

-Төнлә урамда балаларны күрсәм, тыныч кына үтеп китә алмыйм. Туктатып, әти-әнисенең, укытучыларының кем булуын сорашам да, аларга шылтыратам. Шуны аңламыйм: төнлә урамда балага куркыныч янавын белмиләр микәнни алар?!-дигән иде.

Без, олылар, барыбыз да әнә шулай балалар язмышына битараф булмасак иде.


Татьяна Зинкина, Югары Колчурино авылы:

-Мондый закон барлыгын беләм һәм аны бик хуплыйм. Үсмер бала төнлә урамда йөрергә тиеш түгел ул. Безнең улыбыз үсеп буйга җитте, яныбыздан китте инде. Әмма армиягә барганчы без аңа төнлә йөрергә рөхсәт итмәдек.

Гөлфирә Гатауллина, Ташбилге авылы:

-Биш балабызның өчесе буй җиткерделәр инде. Ике улыбыз Казанда, берсе район үзәгендә агрокөллияттә укый. Без гел аларның клубтан, урамнан вакытында кайтуын таләп иттек. Ике кызыбыз әле мәктәптә укыйлар. Аларга да урамда озаклап йөрергә юл куймыйбыз. Әлеге закон турында беләбез. Әмма бит закон кушмаса да ата-ана баласы иминлеген кайгыртырга тиеш.

Әнәс Гыйләҗев, Югары Әлки авылы:

-Без ике кыз бала үстердек. Алар гел өйгә вакытында кайттылар. Үсмер бала кичләр буе урамда киләп сарып йөрергә тиеш тә түгел. Хәзер дөньялар тынычсыз, нинди генә хәбәрләр ишетелми. Ата-ана баласын гел күз уңында тотса да чак кына.

фото admmegion.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев