Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район халкының өчтән бере яшәгән Базарлы Матак авыл җирлегендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды

Район үзәгенең "Колос" кинотеатры бинасында Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы булды. Җыен буласы турында алдан "Әлки хәбәрләре" газетасында да хәбәр ителгәнгәдер, аның эшендә халык күп катнашты. Күпләр үзен борчыган сорауларга ачыклык кертте, тәкъдимнәрен җиткерде. Саннар телендә Базарлы Матак авыл җирлеге ике авылны берләштерә. Җирлектә 6985 кеше яши. Шуларның...

Район үзәгенең "Колос" кинотеатры бинасында Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы булды. Җыен буласы турында алдан "Әлки хәбәрләре" газетасында да хәбәр ителгәнгәдер, аның эшендә халык күп катнашты. Күпләр үзен борчыган сорауларга ачыклык кертте, тәкъдимнәрен җиткерде.


Саннар телендә

Базарлы Матак авыл җирлеге ике авылны берләштерә.

Җирлектә 6985 кеше яши. Шуларның 4842 се - татар, 1501 е - рус, 403 е -чуаш, 144 е - башка милләт кешеләре. Халык саны елдан-ел арта бара.

Район үзәгендә 64 урам бар. Чулков, Шаһивәлиев, Шункар, Лисенков, Баландин, Волков урамнары узган ел өстәлде.

Җирлектә 2109 шәхси хуҗалык исәпләнә. 391 кеше күп фатирлы йортларда яши.

2013 елда 88 бала туган, 76 кеше үлгән.

Соңгы биш елны алсак, 447 бала туган, 341 кеше бакыйлыкка күчкән.

2013 елда 45 никах теркәлгән, 26 гаилә таркалган.

Район үзәгендә өч балалар бакчасында 423 сабый тәрбияләнә. Ике мәктәптә 835 бала белем ала.

Халыкның 53 проценты (3702 кеше) хезмәткә яраклы, 1507 се - пенсионерлар.

294 кеше эшсез.


Базарлы Матак авыл җирлегендә райондагы барлык халыкның өчтән бере яши. Район үзәген дә үз эченә алган бу җирлекнең эшчәнлеге дә күпкә актив, һәркөн туа торган мәсьәлә-проблемалары да башкалардан күбрәк, көндәлек мәшәкатьләре дә бихисап.

Халык хәзер проблемалары-сораулары белән турыдан-туры авыл җирлеге башкарма комитетына чаба. Бар авылның, урамнарның, тирә-юньнең матурлыгын, төзеклеген, халыкның уңайлыгын кайгыртканнары. Бар капкам авышты, коймам ауды дип ярдәм сорап килүчеләре. Дөрес, ялгыз, ярдәмчесез калган өлкәннәргә авыл җирлеге җитәкчелеге җитмеш төрле мәшәкатен читкә куеп булса да ярдәм итәргә тиеш. Ә менә балалары, бер көтү туганнары була торып авыл җирлеге башлыгыннан ярдәм сорап сукмак таптаучыларга хәйран каласың.

Әйтик, Базарлы Матакның Муса Җәлил урамыннан бер апа бакчасында үсеп утырган каен агачын кистерүне сорап килгән. Үзенең әвен кадәр өч улы бар. Сау-сәламәт балалары булган әни кеше авыл җирлеге җитәкчесенә гозер белән барсын инде.

Авыл җирлеге башкарма комитетында килгән халыкны кабул итәргә, гозерен булдыра алганча үтәргә тиешләр анысы. Менә узган ел халыктан шундый 151 мөрәҗәгать кергән. Күбесенчә юлларны, күперләрне төзекләндерү, кышкы айларда урамнарны кардан арындыру мәсьәләләре була. Болардан тыш әле өйләргә газ, су кертү, ремонт үткәрүне сораучылар да шактый. Соңгылары белән тормышта авыр хәлдә калучылар, күп балалы гаиләләр, ятимнәр, инвалидлар ешрак мөрәҗәгать иткән. Узган ел шундый 20 гаиләгә 151 мең сумлык төрле ярдәм күрсәтелгән дә.

Бүген Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын Рәшит Мусин башкара. Шактый еллар бөтен сәләтен, тырышлыгын хезмәтенә биреп, шушы авыл җирлеге өчен исәнлеге белән дә исәпләшми намус белән эшләгән һәм, ни аяныч, арабыздан бик иртә китеп барган Фәргать Әхмәтовны да хөрмәт белән еш искә алабыз. Базарлы Матак авыл җирлеге хакында сүз алып барганда иң элек аның якты истәлеге күңелләребездә уяна.

Рәшит Солтанбәк улына бүген әнә шул мең төрле мәшәкате булган җирлектә җиң сызганып эшлисе. Ул утырышта узган ел башкарылган эшләренә хисап тотты, алга бурычларны атады.

Былтыр район үзәгенең Крайнов, III Интернационал урамнары, берничә тыкрык асфальтланды. Базарлы Матак плотинасына капиталь ремонт ясалды. Крайнов урамында тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә парк төзелде, Яшьләр урамында парк салына башлады.

Урамнарны төзекләндерү буенча күп эш башкарылган. Түбән Биктимердә клуб, ФАП биналары ремонтланган, авылдагы гаилә фермасына асфальт юл ясалган, урамнар тулысы белән яктыртылган.

Узган ел халыкны су белән тәэмин итү буенча күп эшләнде. Авыл җирлегендә 48 урамда баганаларга яктырткычлар куелды. Быел тагын 16 урамны яктырту күздә тотыла. Район үзәге аша үтүче федераль трассалар да яктыртылды. Кояшлы, Крайнов урамнарына һәм Кыр урамының бер өлешенә яктырткыч баганалар куелды. Быел Кыр урамының буеннан-буена шундый баганалар бастырылачак.

Рәшит Мусин авыл җирлегендә кече һәм урта бизнес үсеше өчен күп төрле эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Бүген район үзәгендә 116 шәхси эшмәкәр теркәлеп эшли. Алар кибетләр, кафелар, даруханәләр, кунакханәләр тоталар, автомобиль ремонтлау остаханәләрен эшләтәләр, тәрәзәләр, ишекләр, төзелеш блоклары ясау белән шөгыльләнәләр.

Шулай ук халык та үзеннән арткан итне-сөтне, башка авыл хуҗалыгы товарларын, кул эшләнмәләрен район үзәгендә сата ала.

Район үзәгендә яшәүче халыкта 195 савым сыеры бар. Шәхси хуҗалыклардан сөтне Фаик Борһанов җыя. Былтыр халыктан 3,5 миллион сумлык сөт җыелган. Моннан тыш, күпләр сөтне мәктәпләргә, балалар бакчаларына, бер-берсенә дә сата.


Рәшит Мусин быел башкарасы эшләргә аерым тукталды. Менә аларның кайберләре:

-Тынычлык, Залаков, Төзүчеләр, Яңа, Пушкин, Энгельс урамнарын асфальтлау;

-Петухов, Хузангай, Дуслык урамнары юлларына капиталь ремонт үткәрү;

-"Лесхоз" поселогын төзекләндерү, яшелләндерү;

-Урамнарны яктырту эшен төгәлләү;

-Крайнов урамындагы күл тирәсен төзекләндерү;

-Яшьлек, Имәнлек урамнарындагы ял паркларын төзүне төгәлләү;

-"Чиста су" программасы буенча эшләүне дәвам итү, аерым алганда, Ирек Сөләйманов, Пролетар, Төзүчеләр урамнарына су трассалары салу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев