20 март 2014 яңалыклары
-
20 март 2014 - 14:42Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы башланды«Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы башланды. Әгәр кемнеңдер наркотик матдәләр таратуын, сатуын яисә тәкъдим итүен күрсәгез, күршегездә, авылыгызда наркотиклар кулланучыларга юлыксагыз, бу турыда район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез. фото medicinarf.ru сайтыннан
-
20 март 2014 - 14:39Районыбыз терлекчекләре эшкәртүчеләргә һәр көнне 100 тоннадан артык сөт озатаТерлекчелектәге ике айлык нәтиҗәләр буенча, әлкилеләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк сөт сата. Бу арада көнлек савым һәр сыердан уртача 12 килограммнан артып китте. "Кызыл Шәрык" савым комплексларында җитештерелгән сөт башлыча югары сортлы итеп тапшырыла. Димәк, сөттән кергән акчага субсидия дә күбрәк өстәлә. Сөт өчен субсидияне...
-
20 март 2014 - 11:42Терлекне йортта чалырга ярамый. 1нче майдан чалу таләбе кертелә1 майдан сату өчен үстерелгән терлек-туарны махсус урыннарда гына чалу таләбе кертелә. Мондый шартның куелуы Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле. Бу таләпнең авыл кешесе өчен ни дәрәҗәдә катлаулы буласын киләчәк күрсәтер. Һәрхәлдә шуны әйтергә кирәк: безнең районда сугым мәйданчыгы төзеләчәк, белгечләр аның мәшәкатенә керештеләр инде. Авыл кешесе...
-
20 март 2014 - 09:05Районга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә комиссия киләчәкКомиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген - машина-трактор паркы торышын, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелеккә кагылышлы документларны тикшерер дип көтелә. фото kineshemec.ru сайтыннан
-
20 март 2014 - 07:47Каникуллар имин узсынСишәмбе көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә язгы ташу һәм каникуллар чорында юл хәрәкәте иминлеге һәм балаларның хәвефсезлеген саклауга багышланган ата-аналар җыелышлары булып узды. Әлеге җыелышларда район полиция, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф бүлеге вәкилләре, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары һәм мәктәп директорлары әти-әниләр каршында чыгыш ясадылар. Бу чыгышларында экстремизм, терроризм турында...