28 март 2014 яңалыклары
-
28 март 2014 - 16:42Куркыныч авыруларны кисәтү өчен йорт терлекләрен вакциналыйларРайон ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларда асралучы атларны, мөгезле эре терлекне, сарыкларны себер түләмәсенә эмфизематозлы чуанга каршы вакциналыйлар. Һәркөнне ветеринария белгечләреннән торган 4 бригада авыллырда йөреп, терлекләргә профилактик прививка ясый. Эш күләме гаять зур - ветеринарларның 5 меңләп сыер терлеген, 8 мең вак терлекне, 350 баш атны вакциналыйсы...
-
28 март 2014 - 14:12Республиканың кайбер районнарында БТИ хезмәтен кыскартып, халыкны әлеге хезмәтләр белән күрше районга йөртә башлаганнарРеспубликаның кайбер районнарында техник инвентарьлаштыру бюролары (БТИ) бетерелгән икән. Татарстан Президенты бер киңәшмәдә мондый районнарны каты тәнкыйть утына алды. Халык файдалана торган әлеге хезмәтне яшәтү, аларга кирәк булганча ярдәм итү зарурлыгын әйтте. Безнең районда техник инвентарьлаштыру бюросы күп еллардан бирле эшли. Өйләргә табигый газ керткәндә, яңа йортлар, корылмалар төзегәч аларны...
-
28 март 2014 - 10:59Эшмәкәрләр игътибарынаРеспублика Икътисад министрлыгы субсидияләр төсендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен кече һәм урта эшмәкәрләрнең бизнес-проектларын сайлап ала. Конкурс сайлавында катнашуга заявкалар республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге тарафыннан быелның 13 мартыннан кабул ителә. Әлки районы өчен эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге вәкиллеге Чистай шәһәрендә (К.Маркс ур., 160 м) урнашкан. Контакт өчен: Билялов Тимур Фәрит улы....
-
28 март 2014 - 10:55Якташ рәссамыбыз җиңүе. Әлмәт шәһәрендә профессионал һәм яшь рәссамнар арасында республика конкурсы тәмамландыӘлмәт шәһәрендә профессионал һәм яшь рәссамнар арасында республика конкурсы тәмамланды. Әлеге бәйгедә якташыбыз - Карамалы авылында туып-үскән, бүген Чистай шәһәрендә яшәп иҗат итүче Радик Минһаҗев өченче дәрәҗә лауреат Дипломына ия булды. Бәйге Әлмәт шәһәрендә 20 февральдән 22 мартка кадәр дәвам итте. Анда республиканың егермедән артык рәссамы 30 картина тәкъдим итте....
-
28 март 2014 - 10:22Электриклар волейболда ярышты"Алинә" универсаль спорт залында "Челтәр компаниясе" Чистай электр челтәрләре командалары арасында волейбол ярышлары булды. Бәйгедә җиде районның электр станцияләре, шулай ук 77 нче подстанция һәм Чистай электр челтәрләре идарәсе командалары көч сынашты. Тугыз команда арасындагы бәйге көне буена сузылды һәм бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Һәр команданың җиңүгә омтылышы көчле иде,...