3 апрель 2014 яңалыклары
-
3 апрель 2014 - 14:35Җирдән файдаланучылар үз җирләренең агрохимик күрсәткечләрен белергә һәм аларны исәпкә алып эшләргә тиешләрАвыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланучы юридик затлар һәм эшмәкәрләргә карата тикшерү үткәргәндә агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы чаралар үткәрү стандартлары, кагыйдә һәм регламентлары үтәлмәү очраклары ачылды. Кайбер хуҗалыклар җитәкчеләре, югары уңыш алу максатын алга куеп, туфракка ашламаны нормада каралганнан күбрәк кертәләр, моның туфрак уңдырышлылыгына ничек тәэсир итәчәге турында уйламыйлар, шулай...
-
3 апрель 2014 - 14:29Базарлы Матак урамнарына каты түшәмәле юллар салуга быел 30 миллион сум акча бүлеп биреләБу суммага авылдагы ике катлы йортлар тирәләренә 4 метр киңлектәге вак таш җәелгән юллар төзеләчәк. Төзүчеләр, Пушкин, Яңа, Энгельс урамнарына асфальт җәю күздә тотыла. Шулай ук Мәктәп, Ленин, Кызыл Армия урамнарына да вак таштан юллар салачаклар. Юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан күп кенә урамнарда (Крайнов, Көнчыгыш, Хәмидуллин, Кыр һ.б. урамнар)...
-
3 апрель 2014 - 11:23Әлки районында югары тизлекле линияләр төзеләРайон элемтәчеләре прокуратура һәм суд урнашкан биналарга оптик җепселле элемтә линияләре сузалар. Бу әлеге оешмаларга зур тизлекле интернеттан һәм дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Мондый линияләр быел Ташбилге, Борискино, Үргәгар авылларында да төзеләчәк.
-
3 апрель 2014 - 09:30Укучыларны кайнар азык белән тәэмин итүгә сентябрь-февраль айларында 3 млн. 249 мең сумнан артыграк акча тотылганУкучыларны кайнар азык белән тәэмин итүгә сентябрь-февраль айларында 3 млн. 249 мең сумнан артыграк акча тотылган. Әлеге сумма өч өлештән тора: район бюджетыннан бирелгән акчалар, мәктәпләрнең бюджетыннан тыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә алынган средстволар һәм ата-аналар кертемнәре. Күпме бу сумма, азмы? Мәктәптә ярты көн үткәрүче балаларны тиешенчә тукландырырга җитәме? Укучылар санына бүлеп...
-
3 апрель 2014 - 09:09Район хәрби комиссариатының чакырылыш пунктында медицина һәм чакырылыш комиссияләре эшли башладыАларны армиягә чакырылу яшендәге 395 әлкиле үтәргә тиеш. Медицина комиссиясе тулысы белән район үзәк хастаханәсе табибларыннан тупланган. Беренче көнне медицина белгечләре 38 егетне карап, сәламәтлекләрен төрле яклап тикшергәннәр. Комиссияләр эшчәнлеген тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. фото news.rambler.ru сайтыннан
-
3 апрель 2014 - 07:0615 апрельдән 15 майга кадәр автомобиль трассаларында йөк машиналары йөрүгә чикләүләр кертелә15 апрельдән башлап зур юлларда бер күчәрле транспортка - 6 тонна, ике күчәрлегә - 5, өч күчәрлегә 4 тоннадан артмаган йөк белән генә йөрергә рөхсәт бирелә. Үткән еллардан аермалы буларак, быел чикләүләр тормыш өчен мөһим булган кайбер төр йөкләр ташучы транспорт чараларына да кагылачак. Шуңа да авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә язгы...
-
3 апрель 2014 - 06:29Менә икенче көн инде без кар-буранлы, салкын кышта яшибезСиноптиклар мондый һава торышын 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк диләр. "Алексеевскдорстрой" ның Әлки филиалы көне-төне юлларны кардан арындырып тора, бозлавыклы урыннарга тоз-ком катнашмасы сиптерә. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте инспекторлары автомобильләрнең шиплы кышкы көпчәкләрен алыштырырга ашыкмаска куша. Бу көннәрдә автомобильләр белән ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр.