20 июнь 2014 яңалыклары
-
20 июнь 2014 - 14:18Әлки районында закон тыйган урыннарда тәмәке тарткан өчен ике кеше штрафка тартылдыфото nashmir.kz сайтыннан 1 июньнән оешма-предприятиеләрдә, җәмәгать туклануы биналарында тәмәке көйрәтү катгый тыела. Бу "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке тарту тәэсиреннән саклау турында" федераль законның икенче этабы көченә керү белән бәйле. Закон тәмәке продукциясен сатуга таләпләрне кырысландыра һәм тарту тыелган урыннар исемлеген киңәйтә. Законны үтәмәүчеләргә штраф яный. Мәгълүм булганча,...
-
20 июнь 2014 - 12:11Карга авылы Сабан туе бишенче ел рәттән узаЭше нинди, ашы шундый, диләр борынгылар. Карга халкының күркәм эшләре республикага мәгълүм. Хезмәт сөючән, тырыш, уңган авылдашларыбыз эшне дә эшлиләр, матур итеп ял итә дә беләләр. Моның матур үрнәге - ел саен үткәрелеп килүче Сабантуй. Авылыбыз Сабан туе Татарстан Дәүләт Советы депутаты, авылдашыбыз Фоат Вәлиевның зур матди ярдәме белән бишенче...
-
20 июнь 2014 - 11:16Район башкарма комитеты утырышында бүджеттан тыш эшчәнлеккә бәя бирелдефото topmanagement.com.ua сайтыннан 2014 елда районның бюджет учреждениеләре бюджеттан тыш эшчәнлекләре нәтиҗәсендә 29,5 миллион сум акча эшләп алырга тиеш. Елның яртысы инде үтеп бара, бу планның үтәлеше турында кайбер нәтиҗәләрне ясап та була. Район башкарма комитеты утырышының көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп нәкъ менә шул тема куелган иде дә. Һәм...
-
20 июнь 2014 - 09:38Ака-туй белән Уяв бергә үтте (ФОТО)Язгы чәчү белән печән өсте арасында, бераз эштән бушап торган көннәрдә, авыл халкы - татары, чуашы, руслары үз бәйрәмнәрен үткәрә булган. Һәм бу традиция гасырдан гасырга күчеп, безгә кадәр җуелмаган, алга таба да шулай булыр. Иске Хурада җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр быел ике бәйрәмне бер иттеләр - Ака-туй җайлап кына...
-
20 июнь 2014 - 09:20Сугыш… Кешелек тарихында моңардан да куркынычрак, дәһшәтлерәк вакыйга юктыр ул. (Хәят апа истәлекләре)фото wise-golem.livejournal.com сайтыннан Сугыш… Кешелек тарихында моңардан да куркынычрак, дәһшәтлерәк вакыйга юктыр ул. Бөек Ватан сугышының утлы юлларын үткән солдатлар да, тылда көнне төнгә ялгап хезмәт куйган хатын-кызлар һәм үсмерләр дә туган җиребез азатлыгын яклауга үз өлешләрен керткәннәр. Сугыш башланган җәйдә Авылдашыбыз Гыймадиева Хәят апа да шундыйлардан. Сугыш вакытында һәм...
-
20 июнь 2014 - 05:1623 июньдә район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре булаРайонның урта гомумбелем мәктәпләрен быел 111 егет һәм кыз тәмамлый. Чыгарылыш кичәләрендә алар өлгергәнлек аттестатларын кулга алачак. Мәктәп белән саубуллашып мөстәкыйль тормыш юлына атлаучы яшьләр алдында җитди сынау - булачак профессияләрен сайлау, үзләре теләгән уку йортларына керү яисә хезмәт эшчәнлеген башлау бурычы тора.