23 июль 2014 яңалыклары
-
23 июль 2014 - 15:36Иске Хурада җирлегендә 154 лампа кабызылганРайон авылларын яктырту буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта барлыгы 2851 лампа янып тора. Авыл җирлекләре арасында иң "яктысы" - Иске Хурада җирлеге: биредә 154 лампа кабызылган инде.
-
23 июль 2014 - 14:35Макулатура җыеп 65 мең сумлык акча эшләгәннәрҖәйге каникуллар дәвам итә, әмма мәктәпләрдә макулатура җыю белән даими шөгыльләнәләр: соңгы атнада 3,4 тонна кәгазь җыелган. Өч айда мәктәпләр хәзерләүләр пунктларына прессланган 20 тонна макулатура озатып 65 мең сум акча эшләгәннәр.
-
23 июль 2014 - 13:33Әлки районына чит мәмләкәтләрдән 7 кеше кайткан һәм исәпкә басканСоңгы вакытларда районга чит мәмләкәтләрдән 7 кеше кайткан һәм исәпкә баскан. Аларның икесе балалар. Украинадан Каргага кайтып урнашкан гаилә качкыннар статусына ия булырга тели, Алпар авыл җирлегендә 6 таҗик кешесе, 2 үзбәк гаиләсе яшәп ята. Үргәгарга да 5 гаилә җәмгыясе 20 кеше килеп урнашкан. фото blog.atlas.co.il сайтыннан
-
23 июль 2014 - 12:03Авыл җирлекләре советлары арасында Иске Чаллы авыл җирлеге беренче урынга чыктыАвыл җирлекләре советлары арасында үткәрелгән рейтингта үткән атнада Иске Чаллы авыл җирлеге беренче урынга чыкты. Ә май-июль нәтиҗәләре буенча Иске Хурада җирлеге алдынгы урында. Рейтинг җирлек советларының халыктан сөт хәзерләү, сыерларны ясалма орлыкландыру, төзелгән гаилә фермалары, социаль программаларны тормышка ашыру, җир һәм милекне теркәү, коммуналь хезмәтләр, салым бурычларының күләме, үзара...
-
23 июль 2014 - 11:50Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итәТерлекчелек комплексларында һәм авыл фермаларындагы азык базларына барлыгы 73 мең тонна сенаж салып "консервлап" куелган. Механизаторлар күпьеллык үләннәрне икенче катка чабуга кереште. Бүгенгә 11 мең тоннага якын югары сыйфатлы печән хәзерләнгән.
-
23 июль 2014 - 09:54Базарлы Матактагы белем һәм тәрбия учреждениеләренә кайсы урамнар беркетеләМәктәпкәчә яшьтәгеләрне һәм мәктәп укучыларын белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренә тигезләп бүлү, ул учреждениеләрне укучы һәм тәрбияләнүче балалар белән тиешенчә тәэмин итү өчен район башкарма комитеты карары белән балалар әлеге учреждениеләргә беркетелә. Түбәндә Базарлы Матактагы белем һәм тәрбия учреждениеләренә кайсы урамнар беркетелүе турында мәгълүмат урнаштырыла. Базарлы Матак урта мәктәбе: Ташбилге,...
-
23 июль 2014 - 09:48Базарлы Матакта Геройлар паркы төзеләчәкРеспубликада үткәрелгән халык социаль проектлары конкурсында безнең район тәкъдим иткән бер проект лауреат исеменә лаек булды. Әлеге проект белән якыннанрак танышыйк әле. Базарлы Матак авылының Яшьләр урамы очында ташландык мәйдан бар. Анда күп еллар чүп-чар өемнәре, чакор-чокырлар гына бар иде. Әле, җитмәсә, җир астына искитмәле зур цистерналар да күмелгән булган....
-
23 июль 2014 - 06:09Әлкилеләрнең салым бурычлары 700 мең сумнан артып киткәнӘлкилеләрнең салым бурычлары 700 мең сумнан артып киткән. Бурыч җир, милек, транспорт салымнарын түләмәгәнлектән шулай күп җыелган. Район үзәгендә яшәүчеләр өлешенә бурычларның 584 мең сумы туры килә. Аларны түләтү буенча салым органы һәм авыл җирлекләре советлары эш алып баралар, әмма бурычлар бик акрын кими. фото zona422.ru сайтыннан
-
23 июль 2014 - 05:40Лидия Денисова: "Әлки җире ач үлемнән коткарды"Киләсе елда без зур бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан минем балачагы авыр сугыш елларына туры килгән ветеран укытучы Лидия Денисова хакында сөйлисем килә. Бу бәян Лидия Семеновнаның үз исеменнән булачак. Сугыш елы баласының язмышы һәм тормыш юлы гыйбрәтле дә, сокланырлык та… Әлки җире...