Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 29 июль 2014 яңалыклары

    • 29 июль 2014 - 15:16
      Район мәдәният хезмәткәрләре нәниләрнең күңелен ача
      Район мәдәният хезмәткәрләре авылларда балалар өчен төрле чаралар үткәрәләр. Мәсәләр, Татар Борнае, Иске Камка һәм Бибай Чаллысы малайлары һәм кызлары өчен "Җырлы-моңлы балачак", Иске Әнҗерә, Чуаш Шәпкәсе, Урта Әлки, Демидовка һәм Югары Кәчи авыл клубларында "Серле урман" дигән күңел ачу чаралары уздырылган.
      521
      0
      0
    • 29 июль 2014 - 13:13
      Әлки районы прокуратурасы мәгариф турындагы закончалыкның үтәлешен тикшерә башлады
      Укучыларның ата-аналарыннан мәгариф учреждениеләре ихтыяҗлары өчен акча җыю очракларына аеруча игътибар бирелә. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында законсыз акча җыю мәсьәләләре буенча район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.: 20-7-39; 20-0-59. фото starmebel.ucoz.ru сайтыннан
      649
      0
      0
    • 29 июль 2014 - 10:48
      Базарлы Матак элеваторында да кызу эш кайный бүген
      Базарлы Матак элеваторында да кызу эш кайный бүген. Тәүлек әйләнәсе диярлек бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык агыла. Предприятие икмәк кабул итәргә ныклап әзерләнгән: үлчәү һәм ашлык киптерү урыннары тәртипкә салынган, лабораторияләр тиешенчә җиһазландырылган. Коллективта 58 кеше даими эшли, сезонлы эшләргә 16 кеше алынган. Элеватор хезмәтендә быел үзгәрешләр дә бар. Биредә...
      558
      0
      0
    • 29 июль 2014 - 10:33
      Әлки районы мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итте
      Мөселманнар 28 июльдә исламдагы иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Бәйрәм иртәсендә районыбызның барлык 29 мәчетендә гает намазлары укылды. Мәчетләргә халык бик күп җыелган иде. Алар вәгазь тыңладылар, сәдакалар тараттылар, бергәләп намазга бастылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм аның урынбасары Рәшит Билалов бу көнне Түбән Әлморза һәм...
      513
      0
      0
    • 29 июль 2014 - 09:16
      Бер малай, бер кыз дөньяга килде
      Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тулыру бүлегендә 2 бала дөньяга килде.
      484
      0
      0
    • 29 июль 2014 - 07:13
      Узган якшәмбедә дүрт укучы Анапага ял итәргә китте
      Узган якшәмбедә дүрт укучы Анапага ял итәргә китте. Балалар иҗат йорты аша диңгез буендагы савыктыру лагерена киткән әлеге малайлар һәм кызлар - мәктәпләрнең җәмәгать тормышында актив катнашучы укучылар. 8 августта тагын бер төркем бала Туапседагы спорт юнәлешендәге ял лагерена юл тотачак. фото pda.donbass.ua сайтыннан
      605
      0
      0
    Реклама